Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Абзар иясе сыер исемен алыштырганны яратмады

Сыер көндез яхшы сыман, ә иртәнгә чабыштан кайткан ат шикелле әлсерәп, юешләнеп беткән була.

Безнең гаиләдә сыерларга гел “Аппак” исеме генә кушалар иде. Сыерлар көтүдән кайткач, аларны кич белән болынга алып чыгып, саклап керү гадәте бар. И, шулвакытларның рәхәтлекләре! Болында бура өсләренә менеп концерт куябыз. Кем җырлый, кем шигырь сөйли... Бер дә булмаса театр уйныйбыз. Ә сыерлар уҗымга кереп китәрләр дә, рәхәтләнеп күшиләр. Күрше Нурислам абыйның: “Айгө-ө-ө-ө-л, сыерың уҗымга керде-е-е!” – дип кычкырганы әле дә колагымда яңгырап тора. Чөнки, ул аны бер ун әйтер иде дә, аннан авыз эченнән мыгыртана-мыгыртана, үзе куып чыгарыр иде. Урыны оҗмаһта булсын! Караңгы төшкәч сыерларны өйгә кайтарып куяр идек тә, кичке биләмгә чыгар идек.

Клубтан кайткач, өйгә керәсе килми. Көнбагыш чиртеп, капка төбе чүплибез. Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, балачак турында яза башласам туктый алмыйм инде мин.

Бу сыерыбыз бик картайгач, алыштырдык. Нишләптер яңа сыерыбызның исемен “Йолдыз” дип куштылар өйдәгеләр. Озак та үтми, әтием белән әнием иртән мал карарга чыксалар, сыер көчкә басып тора, манма тиргә баткан була. Һәм бу хәл көн дә кабатлана. Теге мескен сыер бөтенләй азаплана башлады. Мал врачын да алып килеп караттылар. Гаеп таба алмады. Сыер көндез яхшы сыман, ә иртәнгә чабыштан кайткан ат шикелле әлсерәп, юешләнеп беткән була. Шуннан, әбием абзар иясенең малны, яки исемен яратмавы хакында әйтте. Ул сыерыбыз, әллә үлде, әллә алыштырдылар,

хәтерләмим. Әмма, яңадан сыерлар алгач, “Аппак” исеме генә куштылар. Мондый хәл башка кабатланмады.

Ә сез өй ияләре барлыгына, абзар ияләренә ышанасызмы? Монда ышанмас җирдән ышанырсың. Мин ышанам. Йорт иям белән без бик дус. Гел сөйләшеп, серләшеп йөрибез. Кайткач: “Мин кайттым!” – дим. Чыгып китсәм: “Сау булып тор. Мине көт!” – дип чыгып китәм. Бу гамәл яхшы эшли, Аллаһка шөкер!

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев