Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Әнәс Исхаковның иҗаты азнакайлылар күңелендә мәңге яшәр

Озак еллар районны җитәкләгән легендарь шәхес Әнәс Гатуф улы Исхаковның арабыздан китүе “Гөлстан” әдәби берләшмәсе өчен дә авыр югалту.

Берләшмә “Маяк” газетасы каршында 1959 елда оеша. Әнәс Исхаков беренче әдәби чыныгуны “Гөлстан” әдәби берләшмәсендә ала. Берләшмәнең исемен күренекле язучы Мәхмүт ага Хәсәновка үзе тәкъдим итә. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганда диплом эшен дә Сәйф Сараиның шул исемдәге поэтик әсәре буенча яза. Әнәс Гатуф улы танылган язучылар Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Рөстәм Закуановлар белән әдәби түгәрәккә җан кертеп, районыбызда каләмчеләргә яңа иҗат мәйданы ачалар.

Район башлыгы булып эшләгән елларында да Әнәс Гатуф улы газетабызга һәм гөлстанчыларга хәер-хаклы булды.

Әнәс Исхаков – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, берничә китап авторы. Аның җырларын татар эстрадасының иң якты йолдызлары яратып башкара.

“Чишмәләр көе” дигән шигыренә Вил Усманов, Ганс Сәйфуллин тарафыннан көйләр язылып, ул туган ягыбызның гимнына әверелде.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ике югары белеме өстенә ул социологик фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә дә ия.

“Язмыш һәм тарих Әнәс Исхаковны Чатыр таулы Азнакай якларына ныклап бәйләп куйды. Хәер, әллә язмыш, әллә Әнәснең үз шигъри җанлы, туган якка тугрылыклы көч-куәте! Борынгы төркиләрнең таулы-далалы бу төбәкләрен дөньяга таныту өчен ул һәм шигъри, һәм хакимият талантын кызганмады,” – дип яза танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим.

 

“Гөлстан” әдәби берләшмәсе Әнәс Гатуф улы Исхаков вафат булу сәбәпле, гаиләсе, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Әнәс Исхаковның якты истәлеге һәм иҗаты азнакайлылар күңелендә мәңге яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев