Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булучылар арасында Азнакайдан Рөстәм Зәкуанов та бар

Азнакай шагыйре Рөстәм Закуанов халыкка лирик шигырьләре һәм җырлары белән дә  яхшы таныш.

(Азнакай, 29 апрель) Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр арасында “Таттелеком” гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме составында якташыбыз  Рөстәм Зәкуанов та бар.

Ул Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов  1957 елның 25 маенда Үчәлле авылында дөньяга килә. 

Казан дәүләт университетының  журналистика бүлеген тәмамлый. Әмма язмыш аның тормыш юлын журналистикадан аерып, авыл хуҗалыгы белән бәйли.

Ул 1980-1985 елларда Үчәлледә партия оешмасы секретаре һәм колхоз рәисе урынбасары булып эшли. Аннан «Янтарь» совхозына директор итеп билгеләнә.

 Нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен  “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем белән бүләкләнә. 2000-2001 елларда Рөстәм Зәкуанов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» берләшмәсенең  эшчеләрне тәэмин итү  идарәсе директоры урынбасары булып эшли. 

2001-2004 елларда Азнакай районы хакимияте башлыгының  беренче урынбасары хезмәтен башкара. 

2004 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Аның  ярдәме белән Үчәлле авылында районда беренчеләрдән буларак җәмәгатьчелек үзәге төзелә. 

Бүгенге көндә ул “Таттелеком” җәмгыятендә Матбугат бүлеге  җитәкчесе.

Фото rustamzakuan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев