Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гөлстанчылар картлар һәм инвалидлар йортында кунакта булды (ФОТО)

    ​​​​​​​“Маяк” газетасы редакциясе каршында эшләп килүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсе тәмле ризыкларын һәм рухи күчтәнәчләрен төяп, Өлкәннәр көне уңаеннан Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йортында кунакта булды.

    Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты артистлары да бик матур концерт программасы белән килгән иде. Гөлстанчыларның чыгышы аңа шигъри ямь өстәде.

    Волонтерлар биредә тәрбияләнүчеләр янында еш булалар. Бу юлы да бәйрәм табыны әзерләшүдә үз ярдәмнәрен күрсәттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: