Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай китапханәсендә Сәрвәр Хәнипованың иҗат кичәсе

Бүген Азнакай үзәк китапханәсендә шагыйрә Хәнипова Сәрвәр Миргарифан кызының иҗат кичәсе узды.

Кичә шагыйрәнең 4нче китабы нәшер ителү уңаеннан, Азнакай үзәк китапханәсе, бигрәк тә Сукаеш авылы китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән иде. Азнакай һәм Сукаеш авылы мәдәният хезмәткәрләре кичәгә ямь өстәде. Сәрвәр Хәнипова бар гомерен татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлый. Шуңа да аның иҗаты нигездә тәрбия темасына багышланган, шулай ук иҗатында туган як, туган тел, ветераннар темасы да зур урын ала. Шагыйрә күп кенә җырлар авторы да, аның дүрт дистәгә якын җыры гына бар. Аның шигырьләренә композиторлар Резеда Гыйләҗева һәм Сафуан Хәбировлар көй язганнар. Сәрвәр ханым күп кенә шигырьләренә үзе дә көйләр язган. Аларны матур итеп үзе үк башкара да. Менә шулай бер кешегә әллә  күпме иҗат ялкыны бирелгән.

Шагыйрәне котларга “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов, Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова, “Маяк” газетасы каршында эшләп килүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары, авылдашлары, хезмәттәшләре, туганнары, якыннары да килгән иде. Алар шагыйрәгә иң изге теләкләрен җиткерделәр, иҗат уңышлары теләделәр.

– Сәрвәр апа авылыбызның горурлыгы. Аның шигырьләре аша киләчәккә авылыбыз тарихы сызылып калачак. Безнең үз шагыйрәбез бар, без эзле халык, – диде кичәне оештыручы һәм алып баручы авыл китапханәсе директоры Зөлфия ханым Дәүләтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев