«Мендәр ясаганчы, каз йоны яхшылап юып киптерелгән булырга тиеш,» - дип сүзне башлады Роза апа Мөхәммәдиева.
"Йонны әүвәл, бәз яки марля капчыкка тутырып, кер сабыны яки йон кием юа торган кер порошогы салынган суга салып 2 сәгать тотарга кирәк. Аннан әйбәтләп җылымса суда чайкыйбыз.Сыек юу чарасы яки шампунь куллансагыз, яхшырак чайкалачак. Берничә тапкыр чайкаганнан соң, яхшылап таратып киптерергә кирәк. Иске мендәрләрне дә шулай чистартып була," - дип, каз мамыгын юу серләрен безнең белән уртаклашканда дәвам итте Чалпы авылы уңганы.
Нет комментариев