Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Помидорым уңсын дисәң

Бу көннәрдә һәрберебез помидор үсентеләре үстерү белән мәшгуль. Яхшы уңыш алуның халык арасында таралган гади генә серләре дә бар.

Мәсәлән, банан кабыгын юып, вак кисәкләргә турарга һәм савытка балчык белән аралаштырып салырга һәр үсентеләрне утыртырга. Банан кабыгында кыйммәтле минераль матдәләр бар һәм ул таркалганда җылылык бүлеп, тамыр системасына яхшырак үсәргә ярдәм итә. Бакчага күчереп утыртканда да, помидор төбенә банан кабыгы салганым бар. Чыннан да, ул елны помидорлар аеруча уңды. Шулай ук банан кабыгын гөл төпләренә дә турап салгалыйм һәм балчык белән күмеп куям.

Бәрәңге пешергән су да үсентеләр (рассада) өчен яхшы. Әлбәттә, бу суда тоз һәм тәмләткечләр булмаска тиеш. Әлеге суга бер тамчы йод тамызырга да мөмкин.

Ә инде суган кабыгының файдасы турында күбебез белә. Бер стакан суган кабыгын ике стакан суга салып, кайнатып чыгарырга һәм ике тәүлек тотарга. Кулланыр алдыннан элеге эремәне ун стакан су белән катнаштырырга һәм атнага бер тапкыр сибәргә. Бу катнашма үсемлекләрне зарарлы бөҗәкләрдән дә саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев