Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Июльдә нәрсәләр чәчәргә?

Җәй уртасында да бакчада кайбер үсемлекләр чәчәргә соң түгел.

Июльдә яшел тәмләткечләр чәчәргә була. Укропны чәчкәннән соң, 25 көннән куллана башлыйлар. Салатны 3 атна саен көзгә кадәр чәчеп торырга мөмкин. Шпинат, тишелеп чыккач, 15 көннән ашарлык булып өлгерә. Дым җитмәгәндә, шпинатның чәчәк ату куркынычы бар.

Июльдә редисның чәчәк атуга бирешми торган сортларын («Красный великан», «Осенний великан» һ.б.) чәчәргә ярый.
Пекин кәбестәсе, кольраби да үсеп өлгерәчәк. 15 июльгә кадәр шалкан, торма чәчеп өлгерергә кирәк. Саклау өчен, җәй чәчкәне яхшы. Шалкан, сортына карап, 45-90 көндә үсеп җитә.

Тиз өлгерә торган борчак, петрушка, фасольне дә июльдә тагын бер кат чәчәргә була. Бу вакытта борчак кортламый, яхшы өлгерә. Дайкон июль уртасы йә азагында чәчкәндә генә яхшы үсә. Көзгө бик зур тамырлары өлгереп җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев