Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай бакчачыларына киңәш: парник сайлыйбыз

Соңгы елларда җәйләрнең рәте китте: я артык кызу, я салкын, я боз явып, тырышып-тырмашып үстергән яшелчә-җимешне харап итә.

Бүген без табигать көйсезлекләреннән үсемлекләрне саклауның иң арзан төре – парниклар һәм каплагыч материаллар белән таныштырабыз.

Хәзер кибетләрдә әзер парниклар да сатыла. Алар арка рәвешендә пластик торбалардан эшләнгән һәм тукылмаган тукыма белән капланган. Җиңел җәеләләр һәм җыелалар. Торбалар череми, кулану вакыты озакка җитә. Мондый парниклар төрле киңлектә һәм биеклектә була.

Каплагыч материалга килгәндә, бүгенге көндә спанбонд, агрил, агротекс, лутрасил, агроспан кебек материаллар сатыла. Аларның барысының да үзлекләре бер. Иң беренче чиратта, тукыманың тыгызлыгына һәм төсенә игътибар итәргә кирәк.  Ул никадәр тыгызрак һәм калынрак булса, шулкадәр чыдамрак, әлбәттә кыйммәтрәк тә. Ак төстәге материалны үсемлекләрне кояштан, салкыннан, боздан-җилдән саклау өчен куллансалар, кара төстәге материалны чүп үләннәренә каршы һәм дым саклау өчен җиргә җәяләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев