Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай хуҗабикәләренә аш-су буенча 10 файдалы киңәш

Киңәшләребез файдалы булсын!

  • Қамырны өйдә торган оннан басарга кирәк, салкын оннан баскан камыр акрын кабара.
  • Камырны 2-3 тапкыр басып кабартсан, аннан пешергән ашамлык бик уңа.
  • Чүпрәгә изгән камырга чәй содасы салырга ярамый, чөнки ул камырны кабартмый.
  • Камырны уңдыру өчен, онны иң соңыннан - чүпрә, йомырка, май, шикәр һәм тозны сөткә (суга) салып бик яхшылап туглагач кына салырга кирәк.
  • Қамыр ашларын майда кыздырганда шикәр комын кирәгеннән артык күп салырга ярамый, ашамлыкның өсте кызарырга, ә эче чи калырга мөмкин.
  • Төче камырга терлекнең эч маен эретеп салсаң, камыр ашы тәмлерәк була.
  • Камыр ашы өстенә шикәр онын (пудрасын), пешкән ашамлыкны майлаганнан яки кайнар су сөрткәннән соң гына сибәргә кирәк.
  • Қамыр кулга ябышмасын өчен, кулны көнбагыш мае белән майларга кирәк.
  • Искерә башлаган камыр ашын: гөбәдия, пәрәмәч, сумса h. б. иләккә салып, өстен каплап, кайнап торган су пары өстендә тотсаң, ашамлык әле генә пешкән кебек яңарып китә.

  •  Ашамлык табадан начар купса, табаны башта тозлы чүпрәк белән ышкырга, аннары майларга кирәк. Май сөрткәч бераз манный ярмасы сипсәң дә азык табага ябышмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев