Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Коронавирус маскарад түгел, үкенерлек булмасын!

Бүген республикада коронавирусның 44 очрагы теркәлде. Безнең районда чирләүчеләр булмаса да, тынычлап калмыйк, җәмәгать, уяу булыйк!

Кайберәүләр битлекләрне штраф салынудан, яки башкалар алдында уңайсызланудан гына кия кебек, ирексездән шундый фикер кала, чөнки ул аларның я ияк астында була, яки авызын гына каплый. Ә бит санитар таләп буенча битлек авыз-борынны тулысы белән капларга, анда ачыклык калырга тиеш түгел. Кулларны даими юуып тору турында да онытмыйк. Моның өчен гади генә кер сабыны да җитә.

Эпидемиологлар эш урыннарында аеруча сак булырга куша, ни дисәң дә, соңгы вакыттагы мәгълүматлар офисларда, хезмәткәрләр күпләп эшләгән биналарда авыручыларның артуын җиткерә. Дистанция саклап, бер-беребезгә игътибарлы булырга тырышыйк. Илнең баш санитар табибы 65 яшьтән өлкән хезмәткәрләрне бөтенләй дистанцион эшкә күчерү тәкъдиме белән дә чыкты.

Иммунитеты нык булган кешеләргә чирләү куркынычы бермә-бер кими. Ә инде организмның ныклыгы тулысы белән үз кулыбызда икәнен дә онытмыйк. Вакыт булган саен гимнастик күнегүләр ясау, физкультура белән даими шөгыльләнү, әлбәттә, уңай нәтиҗәсен бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев