Азнакайда соңгы тәүлектә коронавирустан авыру очрагы теркәлмәде
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда соңгы тәүлектә коронавирустан авыру очрагы теркәлмәде

Коронавирус пандемиясе илдә бер дә чигенергә уйламый.

Узган тәүлектә Россиядә аның 11231 очрагы теркәлде. Татарстанда – 105 очрак. Аларның 8 е чит илдән кайтучыларда, 97 се – вирус йөртүчеләр белән аралашкан кешеләрдә.

31 кеше дәваланырга салынган, 74 е аны җиңел кичергәнлектән, өйләрендә табиб күзәтүе астында калдырылган.

Авыручыларның иң күбе Казанда – 41. Яр Чаллыда 22 очрак теркәлгән. Калганнары республиканың төрле районнарында. Азнакайда бер генә очрак та теркәлмәгән.

7 майга Татарстанда коронавирусның 1415 очрагы теркәлеп, аларның 375 е стационарда дәвалана. 252 кеше терелгән.

Әлегә кадәр Азнакайда авыруы расланган 8 кешенең 5 сенең терелүе турында хәбәр иткән идек. 72 кеше карантинда.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев