Җәй айларында янгын чыгу куркынычы бигрәк тә арта.
Эссе һава торышы үзеннән-үзе янгын куркынычы тудыра, ләкин ни генә булмасын, ут чыгуның төп сәбәпчесе – кеше. Агымдагы ел башыннан җирлегебездә 20 янгын булган.
– Мондый чорда учак ягу, коры, эссе һава шартларында чүп-чар яндыру бик куркыныч. Теләсә кайсы, хәтта кечкенә учак та тиз арада зур янгынга әверелергә мөмкин. Ә җилле һава шартларында ут күршедәге корылмаларга һәм йортларга да күчәргә мөмкин. Мунчаларны да саклык белән генә җылытырга кирәк. Электр приборлары белән дә сак эш итү сорала, – ди район буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов.
Нет комментариев