Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакай укучылары тыюлыклар турында сөйләштеләр

Шәһәр гимназиясендә Тыюлыклар көнен билгеләп үттеләр.

Нәрсә ул тыюлыклар? Алар ни өчен кирәк? Татарстан территориясендә нинди милли парклар бар? Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре җавап бирде.

Азнакай шәһәре гимназиясе укучылары экологлар белән берлектә эко-сәяхәткә “кушылып”, Татарстан Республикасының тыюлыклы урыннары белән таныштылар.

– Чараның максаты – укучыларның күзаллавын киңәйтү, әйләнә-тирәлеккә кызыксыну уяту, игътибар, фикерләүне үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Бүген Татарстан территориясендә табигый тыюлыклар һәм тарихи музей-тыюлыклар бар. Табигый-тыюлык фондыбыз 164тән артык махсус сакланучы табигый объектны үз эченә ала, төбәк  профильле 24 дәүләт табигый заказнигыбыз бар, – дип сөйләде ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең өлкән белгече Эльза Вәлиева.

Балалар табышмакларга җаваплар бирделәр, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, төрле билгеләр буенча җәнлекләрне ачыкладылар.  Экодәреснең төп символы  –  байбак иде. Хәзерге вакытта «Чатыр - Тау» табигать тыюлыгы территориясендә 7000нән артык байбак яши.

– Табигать – ул уртак  йортыбыз, байлыгыбыз. Шуңа аны сакларга кирәк, – дип билгеләп үтте укучылар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев