Митрәй авылы мәчетенә – 25 ел
Шул уңайдан авылда бик матур очрашу узды.
Аны Корьән сүрәләре укып яшь шәкерт ачып җибәрде. Мәчет имамы Марат хәзрәт иман йортының истәлекле вакыйгасы белән котлап, барлык авылдашларга изге теләкләрен җиткерде. Дини мәгыйшәттә активлык күрсәткәннәргә Рәхмәт хатлары да тапшырды.
Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев юбилей уңаеннан котлады, яшь буынга дини тәрбиянең мөһимлеген ассызыклады.
Районның имам мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинның эчтәлекле вәгазе дә һәркемне уйландыргандыр. Ул Марат хәзрәт җитәкчелегендә иман йортының авылның иҗтимагый тормышында зур эшчәнлек алып баруын әйтеп узды. Аксакал, элеккеге имам Әнвәр хәзрәт мәчет тарихын яңартып алды. Авылның, мәчетнең элеккеге дәверләр истәлеге шулай ук махсус стендта да яктыртылган иде.
Бәйрәмдә катнашучылар корбан итеннән пешкән пылау белән сыйланды. Күңелләрне тагын да сафландырган, шәфкать иңдергән чара барысының бергәләп өйлә намазын уку белән төгәлләнде.
Ләйсән Шәйдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев