Азнакайда Корбан гаете көнне 1000 артык кешелек аш мәҗлесе үткәрелде(ФОТО+ВИДЕО)
Ислам дөньясында иң олуг бәйрәм – Корбан гаетен районыбыз мөселманнары да зурлап билгеләп үтте.
Өч көн дәвамында барган бу изге бәйрәмдә Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалына, мохтаҗларга игелек-ярдәм, игътибар күрсәтүдән күңелләр тагын да сафланып кала. Быел да Корбан гаете Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә иртәнге намазны уку белән башланып китте.
Мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин мәчеткә килгән дин кардәшләрне бәйрәм белән тәбрикләп, Корбан бәйрәменең фазыйләтләрен, һәркемнең кешелек алдында булган вазыйфаларын бик үтемле итеп аңлатты.
Бәйрәмгә җыйналган халыкны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады. Ул бәйрәмнең асылыбызга кайту, ата-бабалар гореф-гадәтләрен яңарту, изге гамәлләр эшләү чоры булуын әйтеп узды һәм аларның һәр мөселманның изге бурычы булуын ассызыклады.
– Районыбызда төрле конфессия вәкилләре арасында татулык яшәп килә. Киләчәктә дә бу татулык сакланып, мөселманнарыбыз гомумкешелек идеалларын таратыр дип ышанам. Әлеге изге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, иминлек алып килсен. Киләчәк елларда да бары тик яхшыга юнәлдерелгән эшләрне дәвам итәргә язсын, – дип билгеләп үтте район башлыгы..
Борынгыдан килгән гадәт буенча, гает намазыннан соң корбан чалынды.
Шунысы куанычлы, корбан чалдыручылар арасында яшьләр дә бихисап иде.
– Корбан гаете – изге эшләребез белән Раббыбызга якынаю, аның ризыгына өлгәшү бәйрәме. Меңнәрчә куллар күккә күтәрелеп, изге догалар яңгырап торган бөек көн бу. Әти-әниләребезнең беркайчан да корбан чалдырмый калганнары булмады. Инде әлеге олы һәм изге гамәлдән үзебез дә читтә калмыйбыз, шөкер, – ди Әдилә Вафина.
Матур гадәт буенча, быел да шәһәребезнең “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында 1000 артыграк кешелек аш мәҗлесе үткәрелде. Анда мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр, авыл имамнары һәм аларның актив ярдәмчеләре, ветераннар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелды. Бу зур мәҗлесне үткәрү өчен район башлыгы һәм аның ярдәмчеләре исеменнән ике сыер корбан итеп чалынды. Бәйрәмгә килә алмаган 100 дән артык мохтаҗ кешегә итләр өйләренә таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев