Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда район башлыгы ифтар ашына җыйды

Ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне дәвам итеп, изге Рамазан аенда районның шәһәр һәм авыл мәчетләрендә һәр көнне ифтар ашлары үткәрелде.

Кичә шундый хәйрия мәҗлесе Азнакайның Ак мәчетендә үзенә йөзләгән райондашларыбызны җыйды. Анда шулай ук Баулы, Әлмәт, Урыссу районнарынннан килгән кунаклар да бар иде. Инде дистә елдан артык дәвердә район башлыгы Марсель Шәйдуллин шушы мәрхәмәтлек аенда авыз ачу ашы үткәреп килә.

–Ураза тотучылар саны елдан-ел арта. Бу ай безнең барыбызны да тагын да берләштерә, күңелләрне иманга баета, мәрхәмәтлелек өсти, – диде ифтарга җыелучыларга мөрәҗәгать итеп Марсель Зөфәр улы. –Районыбыздагы 53 мәчетнең дә ишекләре һәркемгә ачык булып, алар әхлакый, дини тәрбия алып баралар. Рамазан аенда җирлегебездә игелек гамәлләре күп кылынды: мохтаҗларга, ялгыз яшәүче өлкәннәребезгә хөрмәт күрсәтелде, хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәмнәр оештырылды, аларның гаиләләренә кулдан килгәнчә кайгырту күрсәтәбез. Әмма минем шуны әйтәсе килә, мондый изгелекләр, хәйрия ярдәме шушы ай белән генә төгәлләнмәсен, ә ел әйләнә дәвам итсен иде. Җитәкчеләребезне, барлык азнакайлыларны шуңа чакырам. Бу – булдыра алган һәркайсыбызның кешелеклелек бурычы, кылган савапларыбыз, иншаллаһ, югалмас.

Мәчеттә укылган вәгазь, ахшам намазыннан соң барысы да сый-нигъмәтле ифтар табынына узды. Мәҗлестән азнакайлылар бер-берләре белән аралашып, күтәренке рухта таралышты. Тоткан уразалар кабул, ил-көннәребез имин булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев