Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда “Әбиемнең серле сандыгы” исемле фольклор кичә үтте

Азнакайның Зәңгәр мәчете каршында урнашкан балалар өчен якшәмбе мәктәбе уңышлы гына эшләп килә.

Мәчет яшь буынга дини белем, тәрбия бирүгә, гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирә, бу аның эшчәнлегенең бер юнәлеше булып санала.

Якын көннәрдә генә Зәңгәр мәчеттә   “Әбиемнең серле сандыгы” исемле фольклор кичә үткәрелде. Әлеге кичәнең бер максаты – татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле түбәтәй һәм татар хатын-кызларының бизәнү әйберләренең берсе – изү, намазлык кебек ядькарләр белән таныштыру булса, икенче максаты – балаларның әти-әниләр каршында чыгыш ясап, якшәмбе мәктәбендә алган белемнәрен аларга күрсәтеп, үзенә күрә бер имтихан-сынау үтү иде.

Чараны Зәңгәр мәчетнең имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов вәгазь белән башлап җибәрде.

– Дөньяда иң гүзәл, иң мөкатдәс, иң саваплы эш - балалар тәрбияләү. Ата-ана баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас, - дип сөйләде Нәфис хәзрәт. – Бала дөрес тәрбия алса, кайда гына булмасын, туры юлны сайлаячак һәм кешенең начар йогынтысыннан имин булачак. Кеше яхшылыкны гына күрсә, начарлыкның барлыгын белмәячәк тә. Ә инде икесен дә күргәч, ул, акылга таянып, яхшылыкны яманлыктан аерачак һәм начарлыкка каршы тора алачак. Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбызны дөрес тәрбияләргә насыйп итсен. Аларның игелеген күреп, ике дөньяның рәхәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булсын.

Чараны оештыруда балаларның яраткан мөгаллимәләре Сирина ханым Сәхбетдинова һәм Эльза ханым Гарифуллина катнаштылар. Балалар үз чиратында, мөселманнарның изге китабы “Корьән”нең урыны һәм әһәмияте турында сөйләп, дисбе тарту, тәхәрәт алу, намаз уку тәртипләрен дә  тәфсилләп аңлатып, гамәлдә күрсәттеләр, яттан Корьән аятьләре сөйләделәр, төрле биремнәр чиштеләр, күңелле уеннар уйнадылар.

Чараның иң күңелле мизгеле дә түгәрәк чәй остәле артында, килгән кунаклар белән бергәләп, киләчәккә яхшы өметләр баглап озак кына сөйләшеп, серләшеп дәвам итте.

“Күңел сандыкларыгыз саекмасын, һәрчак тулыланып, баеп торсын,” – дигән теләкләр белән Сирина ханым Сәхбетдинова чараны йомгаклады.

Үткән чара балаларда да һәм ата-аналарда да дин белән кызыксыну, туган илгә һәм туган телгә мәһәббәт, горурлык хисләре тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев