Азнакай мәчетләрендә Ураза гаете ничек узачак?
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай мәчетләрендә Ураза гаете ничек узачак?

21 апрель көнне халкыбыз динебезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаетен каршылый.

Район-шәһәр мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм мәчетләребездә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укыла.


Нет комментариев