31 март 2016 яңалыклары
-
Азнакай яшь һөнәрманнары 4 нче лицейда укый
Казан шәһәрендә КНИТУ-КАИның инженер лицее базасында сәләтле балалар өчен JuniorSkills стандартлары «Прототиплаштыру» компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар" республика чемпионатының челтәрле сайлап алу ярышлары узды. Анда Татарстан мәктәпләреннән егермедән артык команда катнашты. Азнакайның 4 нче лицей командасы (Раил Сабиров һәм Мансур Нуриев) өченче урынны яулап, чираттагы этапка үттеләр.
-
Сарлыга Нәүрүзбикә килде
Такташ әйткәнчә, март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашаса да, салкын язгы җил авылдашларны куркытмады, мәйдан уртасында барган тамаша һәркемнең күңелләрен җылытты. Бәйрәмгә әле генә бишектән төшкән сабыйдан башлап, олысы-кечесе килгән иде. Аны мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде. Озак та үтмәде, мәйданчыкта бәйрәмнең төп кунагы - Нәүрүзбикә һәм...
-
Азнакайда “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона туры узды
30 мартта 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасы актлар залында "Ел тәрбиячесе" республика бәйгесенең зона турын ачу тантанасы булды. Район Советы аппараты җитәкчсесе Айдар Халиуллин конкурста катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде һәм истәлеккә сувенирлар тапшырды. Бу көнне Актаныш, Баулы, Мөслим, Ютазы, Сарман һәм Азнакай районнарыннан 11 педгог үз осталыкларын күрсәтте. Алар иҗади...
-
Азнакай җыелма командасы – призерлар сафында
Яр Чаллыда Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының "ГТО" республика фестивале финалы узды. Анда төрле район мәктәпләренең иң көчле командалары йөзү, ату, йөгерү һәм сикерү буенча көчләрен сынаштылар. 11 нче сыйныфлардан торган Азнакай муниципаль районы команадасы призерлар составына керде.
-
Синең кешеләрең, Азнакай!
Алма агачыннан ерак төшми, дигән мәкаль Азнакай агрофирмасының Сарлы авылы булекчәсендә 40 елга якын механизатор булып эшләуче Фирдинант Исмәгыйловка бик тә туры килә. Мияссәр белән Сәхипҗамал гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга аваз салган төпчек уллары кече яшьтән үк кул арасына кереп, ата-анага терәк була. Фин хәм Бөек Ватан сугышларында катнашып,...
-
Таһир Һадиев:” Җәмгыятебез өчен җан атып йөрүчеләр күбрәк булса иде”
Сишәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән берлектә төрле сораулар белән килүче азнакайлыларны кабул итте. Очрашуга килүчеләрнең гозерләре шәхси характерда гына түгел, алар киң җәмәгатьчелек өчен дә...
-
Бер адым артка, ике адым алга
Утын ягып җылытуларны онытып бетергән идек инде. Әмма энергия чыганакларына бәяләр даими артып торганда, ике адым алга барыр өчен бер адым артка да чигенергә туры килә. Әнә, «Сельхозжилсервис» предприятиесендә шушы кыш эчендә генә дә җылылыктан 150 мең сумлык экономия ясаганнар. Бүгенге көндә производствода энергия саклау һәм чыгымнарны киметү - иң...