Бер адым артка, ике адым алга
Утын ягып җылытуларны онытып бетергән идек инде. Әмма энергия чыганакларына бәяләр даими артып торганда, ике адым алга барыр өчен бер адым артка да чигенергә туры килә. Әнә, «Сельхозжилсервис» предприятиесендә шушы кыш эчендә генә дә җылылыктан 150 мең сумлык экономия ясаганнар. Бүгенге көндә производствода энергия саклау һәм чыгымнарны киметү - иң...
Утын ягып җылытуларны онытып бетергән идек инде. Әмма энергия чыганакларына бәяләр даими артып торганда, ике адым алга барыр өчен бер адым артка да чигенергә туры килә. Әнә, «Сельхозжилсервис» предприятиесендә шушы кыш эчендә генә дә җылылыктан 150 мең сумлык экономия ясаганнар.
Бүгенге көндә производствода энергия саклау һәм чыгымнарны киметү - иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Авыл хуҗалыклары һәм җирлекләре, бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашында 28 мартта узган семинарда бу хакта җитди сөйләшү барды. Сүзне "Сельхозжилсервис"тан башлавыбыз юкка түгел. Семинарда катнашучылар предприятиедә бу юнәлештә башкарылган эшләр белән таныштылар. Биредә үрнәк алырлык мисаллар җитәрлек.
- Без авыл җирлекләрендәге 91 котельныйга хезмәт күрсәтәбез. Иң башта аларны диспетчерлаштыру үтәрдек. 117 оператордан 23 куст операторы калдырдык. Һәр котельныйга датчиклар куелды. Хәзер алардагы аварияләр, төгәлсезлекләр турында бөтен мәгълумат тәүлек буе эшли торган диспетчер хезмәтенә килә һәм проблемаларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. Диспетчерлаштыру безгә 4 млн сумнан артык экономия бирде, - ди директорлары Илнур Фазлыев.
Шулай ук энергия саклагыч светодоид прожекторлар урнаштырганнар. Автотранспортны газга күчерү нәтиҗәсендә дә 300 мең сумга якын ягулык янга калган. Моңа кадәр җылылык челтәре предприятиесенә җылы өчен 200 мең сум түләгән булсалар, быел көз үз котельныйларын эшләтеп җибәргәч, 45 мең сумлык утын җиткән.
Без инде башка тармакларда да сакчыл карашның яңа ысуллары турында язган идек. Тормыш әнә шулай һәр тиенне санарга үзе өйрәтә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та җитәкчеләр алдында шундый бурыч торганлыгын ассызыклады.
- Бүгенге көндә акча юк дип ятарга ярамый. Суга акса, булмый инде ул. Шуңа күрә производствоны оптимизацияләп, чыгымнарны мөмкин кадәр киметергә кирәк. Янга калган акчага ремонт эшләрен башкарырга, җиһазларны яңартырга, хезмәт хакларын арттырырга була, - диде ул.
Семинарда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге проблемалар да яктыртылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов чыгышыннан күренгәнчә, авылларда су һәм урам яктырткычлары мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Торбалар нык искерү сәбәпле, кайбер җирләрдә урамга су агып ята. Насослар көйләнмәгән, тәүлек буе эшли. Кичке якта насосны сүндерү генә дә 30 процентка якын электр энергиясен янга калдырыр иде. Су башнялары урнаштыру да шул күләмдә экономия бирә. Бу - халыкны өзлексез су белән тәэмин итү һәм янгын куркынычсызлыгы да дигән сүз.
Хәзер урамнардагы иске лампаларны светодоид яктырткычларга алыштыру эшләре бара. Ике ел эчендә районда шундый 700 яктырткыч куелган, әмма әле искеләренең өлеше 33 процент калган. Узган ел, мәсәлән, электр энергиясе 2014 елга караганда 7 процентка кимрәк тотылган. Рәмис Ханнанов авыл урамнарында ут яндыруны 1 сәгатькә кенә киметү дә елга 600 мең сумлык экономия бирүе хакында әйтте.
Районда энергия саклау буенча 2020 елга кадәр муниципаль программа эшләнгән. Бюджет оешмалары шул чорга экономияне 40 процентка җиткерергә тиешләр.
- Моның өчен производствога энергия саклагыч технологияләр кертергә кирәк. Бу чаралар исә акча таләп итә. Ә акчаны бары ресурсларны экономияләп һәм инвесторлар җәлеп итеп кенә табарга мөмкин, - диде Айдар Шәмстединов.
Ул семинарда катнашучыларны бюджет өлкәсендәге энергосервис контрактлар белән таныштырды.
Әлбәттә, экономияләү - таш гасырга әйләнеп кайту дигән сүз түгел. Әмма элеккечә краннан тып-тып тамчы тамып, көпә-көндез баганаларда, бүлмәләрдә ут янып торса, алга китеш тә ташка үлчим генә булачак. Хәер, моны һәрбарчабыз төшенә башлады инде.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев