30 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Безнең әңгәмә Педагогларның бурычы – заманга яраклашырлык шәхес тәрбияләү
Укытучы... Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керү белән җиткәләп алып, ул сине олы тормыш юлына озатучы, тирәнтен белем орлыкларын салучы, кирәк чакта киңәшчең һәм ярдәмчең. Укуны юкка гына энә белән кое казуга тиңләмиләр. Мәгариф өлкәсендә барган бихисап үзгәрешләр исә аны тагын да катлауландыра. Бүген мәктәп, педагоглар алдына зур бурычлар йөкләнгән....
-
Азнакайда Данир Сабиров бушлай концерт бирә
3 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә "Шифа" сәүдә үзәге каршында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм концерты оештырыла. Анда якташыбыз, юмор остасы Данир Сабировның да катнашуы көтелә. Җыр-бию, уен-көлке - барсы да булачак, килми калмагыз!
-
Быел Россиядә 152 мең кеше хәрби хезмәткә алыначак
Путин әлеге карарны имзалаган. Россия Президенты Владимир Путин 2016 елның октябрь-декабрь айларында РФ гражданнарын хәрби хезмәткә алу һәм чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрне хәрби хезмәттән арындыру турындагы указга кул куйган. Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документ тексты буенча, 2016 елның 1 октябрендә башланачак чакырылышта 152 мең кеше хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Хөкүмәткә,...
-
«Голос.Дети»да тагын безнекеләр катнаша
«Беренче канал»дагы «Голос.Дети» тапшыруында Татарстаннан бер малай катнашачак. Ул җырчыны күрмичә тыңлау этабына кадәр үткән. Малай Яр Чаллыдан Нурлан Исмаилов. Бу хакта проектның «Вконтакте»дагы төркемендә хәбәр итәләр. Телешоуга сайлап алу Мәскәүдә 14 сентябрьдә үткән. Чаллы лицее укучысы кастингта Мөслим Магомаевның «Королева красоты», Полад Бюль-Бюль Оглының «Долалай» җырларын һәм Santa Lucia...
-
2017 елда россиялеләр чүп-чар чыгарган өчен түли башлый
Хәзергә әлеге чыгымнар «торак бинаны караган һәм ремонтлаган өчен» графасына яшеренгән. 2017 елда россиялеләрнең түләү кәгазьләрендә яңа графа - каты коммуналь калдыкларны (ТКО) җыйган һәм чыгарган өчен түләү пәйда булачак. Хәзергә әлеге чыгымнар «торак бинаны караган һәм ремонтлаган өчен» графасына яшеренгән. Хәзерге вакытта чүп-чар чыгару нормалаштырылмаган. Уртача ул торакның квадрат...
-
Азнакай умартачыларына бар шартлар да тудырылган
Быел бал күп булды. Азнакай умартачылары бал җитештерү буенча Республикада беренче урында бара, сыйфаты буенча да алдынгылар рәтендә. - Бер умартага якынча 55 кг бал җитештерелде. Аның 30 кг.сы товарлыклы бал, ә 25 кг. кышка калдырыла, - ди умартачылык буенча район инспекторы Әдип Һадиев. - Бал җитештерү һәм сату өчен...
-
Азнакайда сәләтлеләр фестивале узачак
Өлкәннәр көне уңаеннан 13 октябрьдә Яшьләр үзәге 50 яшьтән узганнар арасында "Сәләтләр фестивале" үткәрә. Анда барлык төр жанрлар буенча үзешчән сәнгать коллективлары, аерым башкаручылар катнаша ала. Шулай ук фестиваль кысаларында оста куллар күргәзмәсе дә оештырыла. Әлеге уңайдан Яшьләр үзәгендә чиккән, теккән, бәйләгән әйберләр, декоратив паннолар, картиналар, агачтан һәм башка төрле...
-
Россия Хөкүмәте бәби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплаган
Закон проекты авторы Елена Мизулина Россия хакимиятенә тәкъдимне хуплаулары өчен рәхмәт белдергән. Россия Хөкүмәте ил территориясендә бәби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплаган. Бу хакта закон проектының авторы Елена Мизулина үз сайтында хәбәр иткән. Искәртеп үтик: законда юридик затларга бәби-бокслар булдырган өчен 1-5 млн сум штраф яисә эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр...
-
Азнакайлылар, балаларның үзләрен генә өйдә калдырмагыз!
Соңгы вакытта республикада өйдә күзәтүчесез калдырылган балаларның янгыннан зыян күрү очраклары күбәю сагаерга мәҗбүр итә. Мәсәлән, 24 сентябрьдә электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, Яр Чаллы шәһәрендәге фатирда янгын чыгып, 2009 елгы кыз бала зыян күрә. Аны өйдә үзен генә калдырган булганнар. 26 сы көнне шул ук шәһәрнең икенче бер...
-
Татарстанда бәйсез медицина экспертизасы комиссиясе эшли башлады
Республика Россиянең сынау проекты чынга ашырыла торган 10 төбәгенең берсе. Татарстанда бәйсез медицина экспертизасы комиссиясе эшен оештырдылар. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә. 2014 елда Смоленск өлкәсендә "Табиб белән пациент арасындагы бәхәсне судка кадәр җайлау инструменты буларак бәйсез медицина экспертизасы" проектын Россия Илкүләм медицина палатасы эшләтеп җибәргән. Бүгенгә анда Россиянең...