Укытучы... Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керү белән җиткәләп алып, ул сине олы тормыш юлына озатучы, тирәнтен белем орлыкларын салучы, кирәк чакта киңәшчең һәм ярдәмчең. Укуны юкка гына энә белән кое казуга тиңләмиләр. Мәгариф өлкәсендә барган бихисап үзгәрешләр исә аны тагын да катлауландыра. Бүген мәктәп, педагоглар алдына зур бурычлар йөкләнгән....
Укытучы... Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керү белән җиткәләп алып, ул сине олы тормыш юлына озатучы, тирәнтен белем орлыкларын салучы, кирәк чакта киңәшчең һәм ярдәмчең. Укуны юкка гына энә белән кое казуга тиңләмиләр. Мәгариф өлкәсендә барган бихисап үзгәрешләр исә аны тагын да катлауландыра. Бүген мәктәп, педагоглар алдына зур бурычлар йөкләнгән. Алар арасында иң мөһиме - төпле белем белән бергә укучыларны мөстәкыйль тормышка әзерләү. Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова белән әңгәмәбез районыбызда әлеге юнәлештә башкарыла торган эшләр хакында.
-Эльвира Йолдызовна, узган уку елы район өчен шактый уңышлы тәмамланды. Моңа ничек ирешелде?
- 2015-2016 уку елында без белем сыйфатын күтәрүнең 5 дәрәҗәдән торган муниципаль моделен эшләдек. Ел дәвамында шәхсән район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында системалы эш алып барылды һәм ул уңай нәтиҗәләрен бирде. Белем сыйфаты буенча республикада 28 нче позициядән 17 нче урынга күтәрелдек. Тәрбия өлкәсендә 2014 елгы позициябезне кайтарып, 1 нче урынга чыктык. Азнакай 1 нче урта мәктәбе мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге буенча республика бәйгесендә 2 нче урынны яулады.Районыбызда 590 укытуч һәм 680 педработник эшли. Шуларнын 130 югары квалификацияле педагог. Болар - район, мәгариф идарәсе, мәктәп җитәкчеләренең, педагогларның, ата-аналарның, укучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Әмма ирешелгәннәр чик түгел, алда яңа үрләр көтә.
-Шулай да күп нәрсә мәктәп директорына, укытучыга бәйле бит...
- Әйе, һәр учреждениенең нәтиҗәле эшләве аның белән ничек идарә итүдән тора. Узган ел Сарлы мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары өчен стажировка мәйданчыгы оештырылды. Педагогларыбыз төрле конкурсларда, грантларда, проектларда актив катнашалар. Кайсы мәктәптә нинди белем бирүләре, ягъни рейтингы белән безнең мәгариф идарәсе сайтында танышырга була.
-Күреп торабыз, соңгы елларда мәктәпләрнең йөзе нык үзгәрде. Дәүләт программаларыннан тыш ярдәм итүчеләр дә бармы?
-Республика программасы буенча районда барлыгы 18 мәктәп капиталь ремонтланды. 2 авыл мәктәбенең спорт заллары да ремонт кичерде. 13 спорт мәйданчыгы төзелде, 7 мәктәп "Уңайлы мохит" программасы буенча җиһазландырылды. Быел балалар бакчаларын капиталь ремонтлау башланды. Агымдагы ремонтлар өчен төзелеш материаллары алуга районнан да 1,5 млн сум бирелде. Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына шефлык итәргә предприятие-оешмалар беркетелгән. Барысына да ярдәмнәре өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Монда бит матди ярдәм генә мөһим түгел, шефлар укучыларга кирәкле һөнәр сайлау буенча да юнәлеш бирәләр.
-Ата-аналардан, халыктан аз санлы укучылары булган мәктәпләрне ябуга ризасызлык ишетергә туры килә. Сез ничек исәплисез: бала саны аз булган саен белем сыйфаты яхшыракмы?
-Беренче карашка сыйныфта укучылар азрак булган саен, укытучының аларга игътибары күбрәк булырга тиеш кебек. Ләкин чынбарлыкта моның киресен күрәбез. 60-70 бала укучы мәктәпләр рейтингның аскы позицияләрендә торса, 500 укучылылар югары урыннарда. Көндәшлек мохите укучыны үз мөмкинлекләрен ачарга этәрә. Максималь үсеш өчен бала зур коллективта яшәргә һәм укырга тиеш. Шуңа күрә заманча техника белән җиһазландырылган, көчле кадрлары булган база мәктәпләре бик дөрес уйланган карар дип исәплим. Бүгенге көндә районда 7 шундый мәктәп бар. Алар яңа проектларның инициаторлары һәм аларны тормышка ашыру үзәкләре булырга тиеш. Шул ук вакытта мәктәпләрнең максаты элиталы укучылар әзерләү түгел, ә тормышка яраклы шәхесләр тәрбияләү.
-Менә шул якка ныграк тукталсак иде...
-Бала яхшы билгегә генә укыса, ата-ана өчен зур сөенеч, әлбәттә. Әмма бу белемне практикада куллана белү, җәмгыятькә яраклаша белү мөһимрәк. Без шулай ук профильле юнәлешкә өстенлек бирәбез. Дөрес сайланган профиль шәхси уку планы һәм программасы буенча белем алырга мөмкинлек бирә, уку теләген арттыра, югары һәм башка уку йортларына керүгә әзерлектә ярдәм итә. Безнең мәгариф идарәсе яңа уку елына профильле сыйныфлар челтәре картасын эшләде. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 256 укучы югары дәрәҗәдә укуын дәвам итәр өчен үз юнәлешләрен сайдылар. Профилизация белән бергә терәк мәктәпләр челтәрен булдырдык. Һәр мәктәпнең үз үзенчәлеге бар: кайсысыдыр олимпиада хәрәкәте буенча яхшы эшли, кайсысыдыр спортта көчле... Яңа уку елында һәр мәгариф учреждениесенең уңай тәҗрибҗбәсен практик семинарларда, мастер-классларда, түгәрәк өстәлләрдә өйрәнүне планлаштырабыз. Иң яхшы практикларны районара һәм республика югарылыгына да чыгарырга мөмкин булачак. Киләсе елның февралендә районда методик хезмәтнең инновацион моделе темасына республика семинары уздыру планлаштырыла.
-Кайбер ата-аналар баланың белеме өчен укытучы гына җаваплы дип исәплиләр. Мондый фикергә карата нәрсә әйтер идегез?
-Мәктәп белән ата-ана белем һәм тәрбия бирүдә партнерлар булырга тиеш. Безнең мәктәпләр ата-аналар белән һәрчак элемтәдә. Барлык борчыган мәсьәләләр ата-аналар җыелышларында күтәрелә. Белем бирүнең оптималь юлын сайлау буенча унберенче сыйныфларның ата-аналары белән шәхси очрашулар уңай нәтиҗәләр бирде: 272 чыгарылыш укучысы да кулына өлгергәнлек аттестаты алды.
Мәгариф шундый өлкә инде ул, һәрчак белемне үстерүне таләп итә. Бүгенге заманда элек алган белемгә генә таянып яшәп булмый, чөнки тормыш гел үзгәрештә. Шуңа күрә педагогларга да, укучыларга да бары уңышлар, сабырлык һәм тырышлык телим. Районыбызның, республикабызның, илебезнең киләчәге - безнең һәм без тәрбия, белем биргән укучылар кулында.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
В первые классы пришли 745 учеников. В 15 школах открыт 21 профильный класс с охватом 254 ребенка.
Нет комментариев