29 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Талант булса, җыр булыр
Уйлар, уйлар... Матур итеп 25 еллык юбилейны үткәрдек, ә уйлар үткәннәргә алып кайта... Һәрбер елганың чыганагы булган кебек, безнең ансамбльнең дә башлангыч тарихы бар. Ул 1986 елга барып тоташа. Ансамбльне оештырып җибәрүче һәвәскәр композиторыбыз Сания Әхмәтова, аның беренче ярдәмчеләре Һади Насыйров, Шәфигулла Әхмәдуллин, Флера Гайнуллиналар күп көч куйдылар. Көчле классик...
-
Сата белеп сатмасаң
Закон буенча тыелса да, кызганычка каршы, алкоголь һәм тәмәкене балигъ булмаганнарга сату очраклары белән еш очрашырга туры килә. Җинаятьләрнең күпчелеге нәкъ менә әлеге төр продукцияне сату урыннарында кылынуын да онытмаска кирәк. Бу юнәлештә балигъ булмаганнарның хокукларын тәэмин итү һәм яклау максатларында шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе, беренче класслы юрист И.Сәитов гамәлдәге...
-
Яңа елга әзерлек башланды
Дөньяга Яңа - 2013 ел аяк басарга да бер ай гына вакыт калды. Узган атнадагы эшлекле сөйләшү барышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районда аны каршылауга хәзерлек эшләрен көне килеп җиткәч кенә түгел, күпкә алдан башларга кирәклеге, декабрь урталарында шәһәр, бистә, авыл урамнары, кварталлары, предприятие, оешма, кибет алларының бәйрәмчә бизәлеше...
-
Гостехнадзор бүлегенә - яңа машина
Чәршәмбе көнне "Лидер-Авто" җәмгыяте автомобильләр салонында ТР Гостехнадзор идарәсе бүлекләре җитәкчеләренә яңа машина ачкычлары тапшырылды. Бу чарада ТР Гостехнадзор идарәсе начальнигы - баш инженер-инспектор Радик Зиатдинов, аның урынбасары Мөнир Халиков һәм республиканың төрле районнарыннан килгән Гостехнадзор бүлеге җитәкчеләре катнашты. "Бүген Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсенең матди-техник базасын модернизацияләү өстендә зур эш...
-
Мәрхәмәтле булыйк!
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан республикада инвалидлар ункөнлеге игълан ителде. Районыбызда исә ул, башкалардан аермалы буларак, айлык булып узачак. Аның барышында нинди чаралар уздырылачагы хакында безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев түбәндәгеләрне хәбәр итте: -Бүгенге көндә районыбызда 4253 инвалид яши (халыкның 7%), шул исәптән 265 инвалид...
-
Кыскача
Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында районыбызның иң күркәм, иң затлы, иң үрнәк әниләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Бу хакта язманы газетабызның алдагы санында укырсыз. *** Алдагы яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу вакытының соңгы аена керәбез. Аларга язылу ничек бара соң? Шәһәр предприятиеләре, оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре белән Азнакай район Советының утырышлар залында уздырылган...
-
“Маяк”ны яңарышлар көтә
Хөрмәтле райондашлар! Әбүнәчеләребез! Мәгълүм булганча, районыбызның иҗтимагый тормышын һәрьяклап бердәнбер яктыртып килүче "Маяк" газетасына киләсе елның яртыеллыгы өчен язылу бара. Җирле басма 80 елдан артык дәвердә Азнакай халкына тугры хезмәт итеп, аны рухи тәэмин итеп, проблема, гозерләрен чишүдә һәрдаим ярдәм күрсәтеп, хезмәте һәм тормыш-яшәеше белән үрнәк кешеләрен танытып, халкыбызның милли-мәдәни,...