29 июль 2015 яңалыклары
-
Дәүләтов Нияз Фазыл улын туган көне белән тәбрик итәбез
Безнең иң кадерле кешебез, тормышыбызның алтын баганасы, әтиебез Дәүләтов Нияз Фазыл улын туган көне белән тәбрик итәбез. Әниебез Гөлчәчәк белән пар канатлар булып яшәүләренә дә тиздән 25 ел була. Әти, син һәрчак олы җанлы, кече күңелле, мәрхәмәтле булдың. Балаларың өчен өзелеп тордың. Безне укытып олы тормыш юлына чыгардың, бүгенге көндә...
-
Солтанова Гөлшат Вазыйх кызын 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Солтанова Гөлшат Вазыйх кызын 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Киләчәк көннәрең матур, иртәләрең һәрчак аяз булсын. Сәламәтлектә, дөньяның барлык матурлыгын күреп, җаның тыныч булып, балаларыңның һәм оныкларыңның йөрәк җылысын тоеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерергә насыйп булсын. Рәхмәт яусын барысы өчен сиңа, Без бәхетле...
-
Район башлыгы Азнакай базары эшмәкәрләре белән очрашты
Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге өлкәдә җаваплы бер төркем җитәкчеләр катнашында шәһәр базары белән танышып чыкты. Биредә сәүдә итүче эшмәкәрләр базар шартларыннан канәгать булуларын белдерделәр. Ә инде район башлыгы 1 августтан, җитәкчелек белән берлектә, аренда бәяләрен киметәчәкләрен белдергәч, тагын да сөенделәр. Эшмәкәрләр турында ныклы кайгыртучанлык күрсәтүенең тагын...
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
Азнакайлы ике кешегә пычак белән кадаган
Азнакай шәһәр прокуратурасы 37 яшьлек азнакайлыга карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул ике һәм аннан күбрәк кешене үтерергә омтылуда гаепләнә. Бу елның гыйнвар аенда кинәт туган үзара низаг нәтиҗәсендә ике азнакайлыга пычак белән кадый. Җинаятьчегә актив каршы тору һәм үзвакытында медицина ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр исән кала. Суд җинаятьчене 10...
-
Азнакайның яшьләр үзәге “Туган Татарстаным табигате” дигән фотоконкурс үткәрә
Фотосөючеләргә үз иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү өчен җай чыкты. Яшьләр үзәге республикабыз төзелүнең 95 еллыгы уңаеннан "Туган Татарстаным табигате" дигән фотоконкурс үткәрә. Туган ягыбызның матурлыгын чагылдырган фотосурәтләр 25 августка кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат яшьләр идарәсе порталында.
-
Азнакай спортчылары җиңү артлы җиңү яулый
Инде хәбәр итүебезчә, ветеран спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов Йошкар-Олада Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган полиотлон буенча Россия беренчелегендә катнашты. 76 яшьлек якташыбыз аннан өченче урынны яулап кайтты. Көньяк Кореяда узган җәйге Универсиадада команда зачетында җиңеп, Актүбә кызы Светлана Крашенниникова алтын медальгә лаек булды. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан
-
Азнакайда координацион совет утырышы узды
Координацион советның 27 июльдә узган чираттагы киңәшмәсендә районда дини һәм милләтара мөнәсәбәтләр, ялган аракы сату, хезмәт миграциясе мәсьәләләре тикшерелде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юл-транспорт вакыйгаларының ешаюын билгеләп үтте. Хокук саклау органнары вәкилләре аларның сәбәпләренә анализ ясады. Аварияләрне киметү буенча рейдлар һәм профилактик чараларны көчәйтү турында карар кабул ителде. Фото...
-
Азнакайлылар олы спорт бәйрәме шаһитлары булды
Якшәмбе көнне башкалабыз Казанда хәйрия максатларында спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ачылышына багышланган "Пилигрим" су тамашасы күрсәтелде. "Татнефть-Арена" боз сараенда узган сәхнәләштерелгән сәяхәтне республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 8 меңнән артык кеше, шул исәптән 165 азнакайлы: хөрмәткә лаек ветераннар, күп балалы һәм тәрбиягә алган балалар тәрбияләүче гаиләләр, уку алдынгылары, спортчылар,...