28 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай районында “Без сәламәт тормыш яклы” бәйгесе старт алды
Бу атнада авыл мәдәният йортлары арасында "Без сәламәт тормыш яклы" бәйгесе старт алды. Ул Уразайдан башланып китте. Әлеге конкурс авыл халкын мәдәният-сәнгатькә тартуны, ялларын файдалы итеп оештыруны, начар гадәтләрдән арындыруны максат итеп куя. Конкурс 44 авылда узачак. Иң яхшы коллективлар 16 ноябрьдә Урманай мәдәният йортында йомгаклау турында призлы урыннар өчен...
-
Яшь кызны машинада көчләгәннән соң ук, шофер авариядә һәлак булган
Юл читендә Асия эшкә булган, акыллы, тәртипле кыз булып үсте. Мәктәптә гел "4"ле, "5" ле билгеләренә генә укымаса да, укытучылары аннан зарланмады. Көләч йөзле, гел елмаеп кына торган Асиягә соңгы классларда мәктәпнең күп егетләре гашыйк булды. Ләкин аның йөрәген күрше авыл егете Ирек яулады. Бер-ике очрашуда ук бер-берсенә күңелләре белән...
-
Азнакайлылар фикере: унынчы сыйныфтагы егетнең идән юып йөрүе бер дә килешми
Кешене элек-электән хезмәт бизәгән. "Агач - җимеше, кеше - эше белән матур" дигән безнең бабаларыбыз. Ә эшкә өйрәнү өчен сөекле Тукаебыз әйткәнчә: "яшьләй тырышырга" кирәк. Без балаларны эштән ныграк читләштерә башламадыкмы? Бу җитәкчеләребезне дә борчый башлады. Мәсәлән, соңгы вакытта РФ мәгариф һәм фән министрының мәктәпләрдә укучыларда хезмәт тәрбиясен арттыру, классларны...
-
Азнакайда иң күп сөт җитештерүче - Актүбә комплексындагы мегаферма
Табыннарыбызны сыйфатлы терлекчелек продукциясе белән баетуда, яңа эш урыннары булдыруда "Союз-Агро" хуҗалыгының Актүбә комплексындагы мегаферманың роле зур. Анда 3300 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 1390ы савым сыерлар. Биредә көненә 21,5 тонна сөт җитештерелә, бу исә бер сыердан уртача 15,5 килограмм сөт дигән сүз. "Союз-Агро" хуҗалыгында 1000 башка симертү мәйданчыгы...
-
Бүген Азнакайда ялгызлар үз парларын таба алачак
Бүген районның "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының "Пар канатлар" клубы ЗАГС бүлегендә 18.00 сәгатьтә кызыклы очрашу үткәрә. Әлегәчә насыйп ярларын таба алмый йөргән райондашларыбызны кичәгә көтеп калалар. Керү ирекле һәм бушлай. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, сез эзләгән сөйгән яр бәлки якында, янәшәгездә генә йөридер. Әйдәгез, танышыйк, кавышыйк!
-
Ноябрь башында Азнакай халкы өч көн ял итәчәк
Татарстанда, шул исәптән Азнакайда да ТР Конституциясе көне һәм Халык бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Ноябрь аеның беренче атнасында өч көн - 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәкбез. РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь - Халык бердәмлеге көне - бәйрәм көне дип исәпләнә. Шулай ук ТР Конституциясе...
-
Азнакайда ана капиталына 4046 гаилә ия булган
Ана булу - үзе зур бәхет. Ә икенче баласын алып кайтучыларга дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм бу бәхетне матди яктан да тулыландырып куя. Азнакай Пенсия фонды идарәсендә 27 октябрьдә тагын 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана сертификаты тапшырылды. Ел башыннан 313 әнигә сертификат бирелгән. Ә программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле аңа...
-
Азнакай авылларында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр бара
Авыл җирлекләрендә иҗтимагый тормышны тагын да җанландырып җибәрү максаты белән районыбыз җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашында биләмәләргә чыгып "Түгәрәк өстәл"ләр оештырылуы хакында хәбәр иткән идек инде. Кичә авыллардагы җәмәгать активистлары белән мондый файдалы һәм эчкерсез сөйләшүләр Әгерҗе һәм Югары Стәрле мәдәният йортларында шул төбәкләр авыллары биләмә башлыклары һәм социаль, мәдәни,...
-
Яшь инспекторлар Азнакай шоферларына махсус белешмәләр таратты
Соңгы елларда районда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. -Балаларны кечкенәдән үк юлда хәрәкәт итү кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим. Бала чакта алган белем...
-
Азнакай мөселманнары Коръән уку осталыгында көч сынашачак
Азнакай мөхтәсибәте Татарстан мөфтияте белән берлектә Коръән уку бәйгесе һәм "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина игълан итте. Коръән уку бәйгесе Коръәнне яттан яки китаптан матур һәм дөрес итеп укый белүчеләр арасында үткәрелә. Ул "Хифз" һәм "Тиләвә" номинацияләрендә узачак. Яшь буенча кысалар юк. Викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасындаязма тест...
-
Авзалетдинова Зөлфия Әгъзам кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйлар
Туймазы районы Тукмак-Каран авылында туып үскән, Түбән Стәрле авылында гомер итүче апабыз, сеңлебез Авзалетдинова Зөлфия Әгъзам кызын 60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сиңа кояштай озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Авырлыклар кичермә син, Кыенлыклар бер дә килмәсен. Йөзләреңдә шатлык нуры мәңге Балкып торсын, мәңге сүнмәсен. Гөрләп яшә, картаюны белми...