Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар фикере: унынчы сыйныфтагы егетнең идән юып йөрүе бер дә килешми

Кешене элек-электән хезмәт бизәгән. "Агач - җимеше, кеше - эше белән матур" дигән безнең бабаларыбыз. Ә эшкә өйрәнү өчен сөекле Тукаебыз әйткәнчә: "яшьләй тырышырга" кирәк. Без балаларны эштән ныграк читләштерә башламадыкмы? Бу җитәкчеләребезне дә борчый башлады. Мәсәлән, соңгы вакытта РФ мәгариф һәм фән министрының мәктәпләрдә укучыларда хезмәт тәрбиясен арттыру, классларны...

Кешене элек-электән хезмәт бизәгән. "Агач - җимеше, кеше - эше белән матур" дигән безнең бабаларыбыз. Ә эшкә өйрәнү өчен сөекле Тукаебыз әйткәнчә: "яшьләй тырышырга" кирәк. Без балаларны эштән ныграк читләштерә башламадыкмы?

Бу җитәкчеләребезне дә борчый башлады. Мәсәлән, соңгы вакытта РФ мәгариф һәм фән министрының мәктәпләрдә укучыларда хезмәт тәрбиясен арттыру, классларны җыештыру, мәктәп яны участокларында эшне активлаштыру турындагы фикерләрен уртаклашу бара. Бу хакта азнакайлыларның да фикерләрен белештек.

- Икълимә апа, пенсионер:

- Әйе шул, кайбер әти-әниләр хәзер балаларына эш эшләтмәс өчен нишләргә белмиләр. Класс бүлмәләрен юсалар, "мәктәп формалары пычрана". Җәен мәктәпкә практикага йөрсәләр, "яллары әрәм була" имеш. Гомер буе эшләп үстек әле. Мал-туар да карадык, ишек алларын да җыештырдык. Металл, пластик савытлар, көл, сөяк, әле каен бөреләре җыйган да хәтердә. Аның каравы кичтән арып-талып тизрәк йокларга яту ягын карый идек. Хәзер балалар буш вакыты булдымы, компьютерга утыра. Бердән, сәламәтлегенә зыян. Икенчедән ул анда төрле әшәкелекләргә дә өйрәнә.

- Ирек Абдуллин, баш агроном:

- Хезмәт тәрбиясе кирәк инде ул. Әмма барысы да чама белән. Без кечкенә чакта чөгендер басуыннан кайтып та кермәдек. Җәй буе утау, аннан көзен күшегә-күшегә чөгендер алу, төяү. Җитмәсә, мәктәптә дә чөгендер басуына йөртәләр иде. Кыскасы, тәмам үзәкләргә үтеп калган ул чөгендер. Шуңа да инде үзем агроном булып эшли башлагач, хуҗалыкка чөгендерне кул көче кертми эшкәртү һәм алу җайланмасын керттем.

Илзирә, әни:

- Унынчы сыйныфтагы егетнең идән юып йөрүе бер дә килешми. Ул аннан гына эшкә өйрәнми. Өйдә дә өйрәнә ул аңа. Мәктәп янында эшләүне дә күз алдына китерә алмыйм. Киемнәре пычрана бит аның. Әллә ничә төрле кием алып килсен мени инде ул мәктәпкә?

Нәсих абый:

- Хезмәт кешене тәрбияли ул. Ә буш вакыт... Нәкъ менә эшсезлектән интегеп йөргән балалар төрле җинаять, әшәкелекләргә баралар да инде.

Сораштырды: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар фикере: унынчы сыйныфтагы егетнең идән юып йөрүе бер дә килешми