28 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Синоптиклар Татарстанда буран һәм көчле җил фаразлый
Юлларда - кар көртләре ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, интенсив метеорологик күренешләр белән бәйле рәвештә, 29 гыйнварда 0.00-18.00 сәгатьләрдә һава шартлары начарлануы хакында кисәтә. Иртәгә Татарстан территориясендә урыны белән көньяктан 15-18 м/с тизлектә җил. Иртән һәм көндез көнбатыш районнардан башлап, кар явуы, буран чыгуы фаразлана. Буран вакытында күз...
-
Рубль доллар һәм еврога карата төште
Рубль доллар һәм еврога карата төште. Доллар буенча беренче килешүләр 77,5-78,035 сум тирәсендә узган, уртача минут ярым эчендә курс 77,87 сум тәшкил иткән (+20 тиен). Сәүдә башында евро уртача 84,61 сум (+1 тиен) торган. Бивалюта кәрзине 80,9 сум (+11,5 тиен) тәшкил иткән. Доллар курсы гамәлдәге рәсми курстан 1,13 сумга түбәнрәк,...
-
«Ак калфак» алга бурычлар билгеләде
Районда нинди генә чара узмасын, ак калфаклы гүзәл ханымнарны күрергә була. Милли аш-су, кул эшләре күргәзмәләре белән алар һәрчак игътибарны тартып торалар. Борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләребезне яңартуда, халыкка җиткерүдә "Ак" калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының роле зур. Чираттагы утырышларында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да шул хакта белдерде. Бу игелекле эштә...
-
Афәрин, Радель!
12-16 гыйнвар көннәрендә Казан бокс үзәгендә 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге үтте. Анда безнең район данын 8 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Радель Галимов яклады. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан 111 спортчы килгән иде, якташыбыз исә ТР һәм Россия зона чемпионы Тимерхан...
-
Азнакай балалар китапханәсендә шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән очрашу узды
Бу ел истәлекле вакыйгаларга бик бай. Аны олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле яраткан шагыйребез, СССР Министерлар Советы премиясе, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, 11 китап авторы шагыйрь Илдус Гыйләҗев үзенең иҗат кичәләре белән ачып җибәрде. 27 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә дә якташ шагыйрь белән...
-
Кошчыклар матур җимлекләрдә сыйланалар
«Тук-тук!» - килгән тавышка күз салсам, тәрәз каршындагы юкәдә тукран тукылдап утыра икән. Кышкы салкын аларны да урманнан шәһәргә - кешеләр яши торган җиргә куып китергән. Нәни җан ияләре бездән мәрхәмәт, ярдәм өмет итә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аларга берсеннән-берсе матур җимлекләр ясап эленгән. Укучылар туган ягыбызда кышларга калучы кошларны ел...
-
“Йолдыз санаучы” маллар, мөгезсез сыерлар яки сакчылыкка мең төрле караш
Илдә базар мөнәсәбәтләренә күчү белән сакчыллык, экономияләү һәр хуҗалык, оешма-предприятие өчен мөһим мәсьәләгә әйләнде. "Башыңа төшсә, башмакчы булырсың" - дип юкка гына әйтмәгән шул халык. Һәр тиен исәптә булган чорда, хуҗалыкларда ресурсларны экономияләүнең төрле юлларын эзлиләр. Үзләре үк төрле җайланмалар уйлап табып, рационализатор булып та китәләр хәтта. Әнә "Марс" хуҗалыгы...
-
Азнакайлылар онлайн ана телен өйрәнә
Билгеле булганча, 2012 елдан башлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча татар телен өйрәтү буенча республикабызда дистанцион «Ана теле» проекты тормышка ашырыла. Онлайн-мәктәбе бушлай һәм бик уңайлы, аңа дөньяның теләсә-кайсы почмагыннан тәүлек дәвамында кереп була. Азнакай мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, узган елны әлеге проектта районыбыз мәктәпләреннән 68 укытучы hәм балалар...
-
Азнакайда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм агрономнары өчен укулар узды
Сишәмбе көнне район советы бинасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһиржанов катнашында югары табышлы культураларны җитештерү программасын гамәлгә ашыру буенча авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары өчен укулар узды.Семинарлар барышында рапс, көнбагыш, ашлык кукурузы һәм соя үстерүнең икътисади нәтиҗәлелеге, аларны җитештерү технологияләре үзенчәлекләре мәсьәләләре буенча фикер...
-
Азнакайда инвалидлар якташларының ярдәмен тоеп яши
Һәр хәрәкәте, һәр ясалган адымы зур көч, түземлек таләп иткән физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз элек-электән игътибар үзәгендә. Аларга кечкенә генә ярдәмебез тисә дә ихлас рәхмәтләрен, изге теләкләрен ишетәбез. Узган ел эчке эшләр бүлеге тарафыннан 2 инвалидка бакча участокларына ашлама кайтару оештырылды. РУЭС берсенең йөри торган коляскасын ремонтлауда ярдәм итте. УТТ...