“Йолдыз санаучы” маллар, мөгезсез сыерлар яки сакчылыкка мең төрле караш
Илдә базар мөнәсәбәтләренә күчү белән сакчыллык, экономияләү һәр хуҗалык, оешма-предприятие өчен мөһим мәсьәләгә әйләнде. "Башыңа төшсә, башмакчы булырсың" - дип юкка гына әйтмәгән шул халык. Һәр тиен исәптә булган чорда, хуҗалыкларда ресурсларны экономияләүнең төрле юлларын эзлиләр. Үзләре үк төрле җайланмалар уйлап табып, рационализатор булып та китәләр хәтта. Әнә "Марс" хуҗалыгы...
Илдә базар мөнәсәбәтләренә күчү белән сакчыллык, экономияләү һәр хуҗалык, оешма-предприятие өчен мөһим мәсьәләгә әйләнде. "Башыңа төшсә, башмакчы булырсың" - дип юкка гына әйтмәгән шул халык. Һәр тиен исәптә булган чорда, хуҗалыкларда ресурсларны экономияләүнең төрле юлларын эзлиләр. Үзләре үк төрле җайланмалар уйлап табып, рационализатор булып та китәләр хәтта. Әнә "Марс" хуҗалыгы терлекчелек фермаларында сыерлар төнлә дә "йолдыз санап яталар". Ферма түбәләренә үтә күренмәле материалдан көн һәм төн яктысы керә торган җайланмалар ясап куйганнар монда. Электр энергиясенә менә дигән экономия. Җилләткеч каналларны да җил, яңгыр керми торган итеп, ачылып-ябылмалы итеп көйләгәннәр. Үтәли җил юк, суык керми, малкайлар сау-сәламәт дигән сүз бу. Экономияләү максатында кайчагында киресенчә заманча яңа жайланмалардан әби-бабайларыбыздан ук килгән традицион алымнарга да әйләнеп кайтырга туры килә. Биредә электр энергиясен "су кебек эчүче" җылыткычлардан баш тартып, фермент ясау, терлекләргә аш пешерү цехларын, кухняларны утын ягуга көйләгәннәр. Утын урынына исә иске сарайларны сүтеп ягалар. Элек электр җылыткычлары өчен зур суммалар тотылса, хәзер исә тиеннәр генә китә. Хәзер инде районыбызның барлык хуҗалыкларында да диярлек утын ягуга күчтеләр. Солысын да пешерәләр, эчетке дә хәзерлиләр. "Туйкә" хуҗалыгында исә бозау торагын да утын ягып җылытуга көйләгәннәр.
Узган елларда "Тукай" хуҗалыгында терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган республикакүләм зур семинар булган иде. Төрле өлкәләрдән килгән җитәкчеләр ресурсларны экономияләү ысулларын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Тәҗрибә уртаклашыр өчен җирлек киң монда. Җитештерүдә сакчыллык булдыру буенча хуҗалыкның терлекчелек объектларында шактый яңалыклар кертелгән. Электр лампочкаларын аз энергия алучы диодлыларга алыштырганнар. Бозауларны салкын ысул белән үстерәләр. Гади авыл фермасында да заманча җиһазларны кыю кулланалар хәзер. Ишек ачылып ябылуга карап, автомат рәвештә янып сүнүче утлар биредә гадәти хәл.
- Бу инде бозауларны махсус читлекләргә ябып, күп электр энергиясен "суыручы" махсус лампалар белән җылыту түгел. Бозаулар да көр, сәламәт булып үсәләр, - ди хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков. - Бозау торакларының идәннәрен калын итеп түшәүгә, туклану режимына һәм иң әһәмиятлесе: хәрәкәткә игътибарны арттырабыз.
Энергия саклауның заманча алымнарын күрәсең килсә, "Союз-Агро" ҖЧҖнең Карамалы авылында урнашкан терлекчелек фермасына кил инде син. Монда энергия, хезмәт ресурсларын, акчаны экономияләү өчен ниләр генә уйлап бетермәгәннәр. Беренчедән, биредә бөтен сыерлар да мөгезсез. Тугач ук бозауларның мөгезләрен көйдерәләр.
- Моның уңай, файдалы яклары бик күп. Минералларның 30 процентының мөгезгә китүен исәпкә алсак, терлек азыгына зур экономия. Икенчедән, сыерлар бер-берсен сөзеп имгәтми. Сыер савучыларның да куркынычсызлыгы тәэмин ителә. Җитмәсә, мөгезгә китәсе энергия хисабына бер сыердан савып алган сөт елга 300 литрга кадәр арта - ди Союз-Агро" ҖЧҖнең Актүбә бүлекчәсе җитәкчесе Хәлил Шәмсемөхәммәтов.
Монда әле сыерлар мөгезсез генә түгел, эчләрендә - магнит, ә аякларында - беләзек йөртәләр. Азык-төлек белән кергән тимерчыбык һәм башка шундый организм өчен куркыныч әйберләр магнитка җыелып, малларның гомерен саклап кала. Ә беләзекләр сыерларны югалудан саклый. Өстәмә ит һәм сөт, бозау дигән сүз. Мондый заманча алымнар терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыра. Заманча хезмәт шартлары булгач, югары эш хакы түләнгәч, бирегә яшьләр, яхшы белгечләр дә бик теләп эшкә киләләр.
Районыбыз хуҗалыкларының тагын бер казанышы - терлекчелек фермаларына зур экономия бирүче сөтүткәргечләр уздырылу. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, чыгымнарның зур күпчелеген район хакимияте күтәрә. Районыбыз җитәкчеләре бүгенге көндә шәхси фермерларга да сөтүткәргечләр сузу буенча олы ярдәм кулын суза. Экономияме? Әлбәттә.
- Сыер савучыларның эше бермә-бер җиңеләеп кенә калмады, ә бәлки фермаларны "дефицит" терлекче кадрлар белән тәэмин итүдә дә зур плюс булды, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Тәлгать Хафизов. - Бу бит әле терлекчеләрнең сәламәтлеген кайгырту, хезмәтен экономияләү дә дигән сүз. Элеккеге 25 урынына хәзер сыер савучылар берьюлы 50 шәр сыерга хезмәт күрсәтә ала. Заманча, чиста эш шартлары булгач, эшкә дә теләп киләләр. Сөтнең сыйфаты арту, транспортка ягулык-майлау материалларына экономия турында сөйләп тә тормыйм инде.
Оптимизм һәм теләк булганда ресурсларны экономияләүнең әллә никадәр мөмкинлеге булуына инанып, без дә шушы урында нокта куйыйк. Әйе, һәрбер халәттән дә чыгу җае бар. Аны табарга гына кирәк.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Рәсемдә: Җан җылысы булганда, бозауларны бернинди салкыннар да куркытмый. Алдынгы терлекче Рәсимә Ихсанова бозауларны яшь баладай тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев