28 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов Азнакай халкын кабул итә
30 гыйнварда 17.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел. 7-01-92
-
Яңа Юл зәһәр суыкта ягулыксыз калган
Кыш кыш инде. Энҗе карлары белән җиргә сафлык, пакълек иңдереп кенә калмый, күз ачкысыз бураннары, зәмһәрир суыклары белән дә "чеметкәләп" ала. Бу көннәрдә Кыш бабай чыннан да үз кодрәтен күрсәтә: температура - 30 градустан да түбәнрәк төште, битләре чеметтереп көчле җил исә, кар көртләре дә зур авырлыклар тудыра. Көчле салкыннарда...
-
Азнакай аграрийлары һәр юнәлештә җиңеп баралар
2013 ел урагы нәтиҗәләре буенча алдынгылыкны яулаган Азнакай районы агросәнәгать хезмәтчәннәре үзләрен терлекчелек үсеше буенча да уңай яктан күрсәтәләр. Узган ел йомгаклары буенча район хуҗалыкларында, "Агро ТНГС-И" җәмгыятеннән тыш, сөт җитештерү күләме күтәрелде. Азнакайлылар агымдагы елда да темпны киметмиләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 22 гыйнварда алынган оператив мәгълүматларга караганда,...
-
Азнакайда "Россия чаңгы юллары", кышкы треклы узышлар һәм авыл спартакиадасы февраль аенда узачаклар
Бүген яше дә, карты да спортка тартыла. Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора. Авыл җирлекләрендә авыл яшьләренең кышкы спартакиадасын уздыру да матур традициягә әйләнде. Өченче тапкыр үткәрелүче ярышлар агымдагы елда февраль аеның икенче яртысында Кәкре Елгада оештырыла. Халык кышкы спорт төрләрен аеруча яратып кабул итә. Һава шартлары...
-
Азнакайда инвалидлар якташларының ярдәмен тоеп яши
Дөньяга беренче авазын салганда ук кеше ярдәмгә мохтаҗ булып туа. Иң беренче ул әти-әнисенә таяна, аннан тормыш итү дәверендә шактый сынаулар үтәргә һәм күпләрнең ышанычлы җилкәсен тоярга туры килә. Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек турында азнакайлыларның азнакайлылар турында фикере нинди икән? Илсөяр Закиров, Азнакай инвалидлар җәмгыяте рәисе: -Бүгенге көндә районда дүрт меңгә...
-
Пенсия арта: Азнакай пенсионерлары өстәмә тәңкәләрен нәрсәгә сарыф итәчәген планлаштыра
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узачак брифингта Рәсәй пенсионерларының пенсияләрен күтәрү мәсьәләләре каралачак. Пенсияне формалаштыру вариантлары сайланачак, картлык буенча түләнә торган пенсиянең яңа исәпләү тәртибе һ.б. тикшереләчәк, дип хәбәр итә РФ пенсия фондының ТР буенча бүлеге. РФ карары нигезендә рәсәй халкының эш пенсияләре 1 февральдән 6,5 процентка күтәреләчәк, ә 1...
-
Мәктәпкә бармыйбыз: Азнакайга 40 градуслы суыклар килә
Синоптиклар Азнакайда бу атнада һава температурасының -40 градуска кадәр төшүен хәбәр итә. Бу араларда ук инде урыны белән суыклар 28-34 градуска җитте. Балаларның кайберсе намуссынып шундый көнне дә мәктәпкә килә, кайберләре өйдән борын да төртми. Районда һава торышына бәйле нинди карар кабул ителгән? Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова түбәндәге аңлатманы...