Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда инвалидлар якташларының ярдәмен тоеп яши

Дөньяга беренче авазын салганда ук кеше ярдәмгә мохтаҗ булып туа. Иң беренче ул әти-әнисенә таяна, аннан тормыш итү дәверендә шактый сынаулар үтәргә һәм күпләрнең ышанычлы җилкәсен тоярга туры килә. Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек турында азнакайлыларның азнакайлылар турында фикере нинди икән? Илсөяр Закиров, Азнакай инвалидлар җәмгыяте рәисе: -Бүгенге көндә районда дүрт меңгә...

Дөньяга беренче авазын салганда ук кеше ярдәмгә мохтаҗ булып туа. Иң беренче ул әти-әнисенә таяна, аннан тормыш итү дәверендә шактый сынаулар үтәргә һәм күпләрнең ышанычлы җилкәсен тоярга туры килә. Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек турында азнакайлыларның азнакайлылар турында фикере нинди икән?

Илсөяр Закиров, Азнакай инвалидлар җәмгыяте рәисе:

-Бүгенге көндә районда дүрт меңгә якын инвалид яши, шуның өч йөзгә якыны - балалар. Аңлашыла ки, ярдәмгә иң мохтаҗ катлам да алардыр. Шөкер, бүген инвалидлар дәүләттән тыш райондашларның да кайгыртучанлыгын тоялар. Хәйриячелек елдан-ел ныграк тамыр җәя дияр идем. Балаларны башка шәһәрләргә экскурсияләргә алып бару, бәйрәм чаралары үткәрү дисеңме, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүме - иганәчеләребез гозерләребезне аяк астына салмыйлар, кулдан килгәнчә ярдәм итәләр.

Наилә Шакирова, картлар һәм инвалидлар йорты директоры:

-Узган ел безнең картлар һәм инвалидлар йортына 211 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Аеруча "Азнакайнефть" идарәсенең ныклы ярдәмен тоябыз: суыткыч, тегү машинасы, үтүк һәм башка көнкүреш җиһазлары... Гадәти генә әйберләр кебек, әмма барысы да тормышта бик кирәкле. Узган ел район җитәкчелеге телевизор бүләк итте. Ураза, Корбан гаетләренә күчтәнәчләр белән килүчеләр күп. Кешеләр көзге чорда үзеннән арткан яшелчәсен китерә. Болары - матди байлыклар. Ә концерт белән килүчеләр күпме! Өлкән кеше өчен аралашып, хәленә кереп сөйләшеп утыру да зур шатлык ул.

Миргазиян Динмөхәммәтов, "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2013" республика конкурсында җиңүче:

-Үзең турында гына уйлап яшәү дөрес түгел. Башкаларга игелек кылып яши алуым белән үземне бәхетле тоям. Туган авылым, районым үсешенә өлеш кертә, кемнеңдер тормыш күген әз генә булса да яктырта алуыма шатмын. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр дигән. Бу, чыннан да, шулай.

Гөлгенә Кәримова, "Татмедиа" ААҖ филиалы "Маяк" газетасы директоры-баш мөхәррире:

-Хәленнән килгән һәр кеше мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга тиеш дип уйлыйм. Чит кешегә генә түгел, үзеңнең ата-анаңа, туганыңа, якын күршеңә җылы сүз-киңәш беләнме, эш яки әйбер, акчалатамы - кем ничек булдыра ала. Кылган игелек һәрчак үзеңә кире кайта. Коръән дә фәкать рәхим-шәфкать кылырга, игелекле, изге гамәлләр генә эшләргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда инвалидлар якташларының ярдәмен тоеп яши