26 февраль 2015 яңалыклары
-
"Маяк" журналистлары Азнакайда музей ачачак
Быел "Маяк" газетасының нәшер ителә башлавына 85 ел тула. Олуг юбилеебызны редакция зур үзгәрешләр, яңарышлар белән каршы ала. Шуларның берсе - газетаның үз музеен булдыру. Бүгенге көндә бу тарихи учагыбызны тергезү буенча күләмле эшләр башкарыла. Монда, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең дә ярдәмгә өметләнәбез. Элеккеге хезмәттәшләребездә, инде арабызда юкларының якыннарында редакция, газетабыз...
-
Азнакайлылар язга ничек әзерләнә?
Быел язны иртә киләр диләр. Хак та, февраль азагында ук кояш җылы нурлары белән иркәли, урамда гөрләвекләр ага. Бакчачылар өчен дә эш сезоны башлана. Азнакайлылар язга ничек әзерләнә икән? Халидә Миннегалиева: - Кыяр, помидор, борыч орлыкларын почта аша алдырам. Борычлар тишелеп чыкты инде. Аларны февральдә ук чәчәм. Помидорны март башында...
-
Азнакайда “Ворошилов укчысы” ярышы узды
Район ветераннар советы ДОСААФның җирле оешмасы белән берлектә винтовкадан ату буенча традицион ярыш үткәрде. Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган бу бәйге Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы базасында узды. Спорт залы диварлары Бөек Ватан сугышының данлы сәхифәләре турында сөйләүче стена газеталары, стендлар белән бизәлгән булуы тантаналылык өстәде һәм...
-
Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше вафат була
23 февраль көнне Рус Акташы-Азнакай юлының 32 нче чакрымында да «Рено Дастер» һәм "Приора» машиналары бәрелешкән. Авария бозлы юл сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана. "Лада-Приора" руле артында утыручы ханым тизлек режимын сакламый һәм руль белән идарәне югалтып каршы як полосага чыга, нәтиҗәдә ике машина бәрелешә. Кызганычка каршы, юл һәлакәте аяныч...
-
Ананың әхлаксызлыгы – баланың бәхетсезлеге
Гаилә җылысы, ата-ана мәхәббәте... Шуларны тоеп үскән бала гына бәхетле була ала. Әмма тормыш кырыс, кемнәрнедер бу бәхеттән мәхрүм итә. Гаилә иминлеген, балаларны ялгыш юлга кереп китүдән ничек саклап каласы - мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова белән бүгенге әңгәмәбез әнә шул хакта. - Мәгариф учреждениеләре - ул белем генә түгел,...
-
Азнакай район башлыгы ветераннар өчен әзерләнгән палаталарны карап чыкты
Бер генә сугыш ветеранын, тыл фидакарен дә игътибар-кайгыртудан калдырмаган район башлыгы Марсель Шәйдуллин 94 яшен тутыручы Әнвәр ага Гыйльфановны котларга ул бүгенге көндә дәвалану алган район үзәк сырхауханәсенең хирургия бүлегенә барды. Биредә ул "Безнең кадерле ветеран" республика социаль проекты буенча ветераннар өчен әзерләнгән палаталарны да янә карап чыкты, ремонт дәвам...
-
Бүген Азнакайда “Маяк” газетасы «Әбүнәче көне» уздыра
26 февраль һәм 4 март көннәрендә "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) «Әбүнәче көне» уздыра. Бу көнне район газетасына язылган һәр кеше бүләккә ия булачак. Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында 26 февральдән 7 мартка кадәр газетага язылучыларга почта хезмәтләренә 10 процент ташлама да каралган. 2015 елның...