24 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Азнакай халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
26 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге чара кысаларында 20 сентябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны 9.00-11.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Гөлнур Низамова; 12.00-14.00 сәгатьләрдә ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы мөдире Нина Александровна Ваничкина; 14.00-16.00 сәгатьләрдә -...
-
Азнакай районында аварияләр, корбаннар саны арта
Соңгы атнада җирлегебездә сигез җинаять эше теркәлгән, аның дүртесе «кайнар эз»дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Җинаятьләрнең җидесе чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Узган атнада караклар Актүбә "Мечта" бакчачылык ширкәтен дә сусыз калдырудан читенсенеп тормыйлар, 95 меңлек электр двигателен урлап китәләр. Уразай...
-
Азнакай районында маллар фермаларга кайтты
Ит-сөт җитештерү агропредприятиеләрдә көндәлек керем чыганагы булып тора. Терлекләрнең баш санын саклап калып, тиешле күләмдә сыйфатлы сөт савып алган хуҗалыклар бүгенге көндә сөт сатып, үзләренең матди хәлен яхшырта ала. Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы затлар, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары, ясалма орлыкландыру технологлары катнашында...
-
Салым инспекциясендә ачык ишекләр көне үткәреләчәк
Җир, милек, торак салымнары ничек исәпләнә, аларны кайда, ничек түләп була, вакытында түләмәсәң нинди чаралар күрелә һәм салымнарга кагылышлы башка күп сорауларга консультация бирү йөзеннән, 17 нче районара салым инспекциясе 27 сентябрьдә 9.00-18.00 сәгатьләрдә ачык ишекләр көне үткәрә (Азнакай шәһәре, Вәлиханов урамы, 10 йорт). Белешмәләр өчен телефоннар 7-06-28, 7-06-61.
-
Азнакай йортларына җылы бирелде
Көзге көнгә ышаныч юк. Җәй кебек кояшлы көннәре дә, үзәкләргә үткән салкыннары да бар. Әмма көзләрдән соң яз килми. Алда - кыш. Без аңа әзерме, кышын туңмасбызмы? Объектларны җылыту буенча җаваплы оешма җитәкчеләренә әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Шул ук вакытта яшәүчеләргә дә мөрәҗәгатҗ иттек. Азат Мирмиев, Азнакай җылылык...
-
Азнакай хуҗалыкларда алдынгы технологияләргә өстенлек бирәләр
Бүгенге көндә хуҗалыкларда тулы куәтенә силос салу эше бара. Кайбер хуҗалыклар кукурузны бөртеккә дә суктыралар. Алдынгы технологияләрне һәрчак күз уңында тоткан "Кәримов.Ф.Р" хуҗалыгында арендага алынган яңа техника белән кукурузны суктырып, җиңсәләргә тутыралар. Уңыш яхшы: гектарыннан 40 ар центнер чыга. Терлекләргә кыш буена җитәрлек аксымга бай азык була дигән сүз.
-
Азнакайлылар алдынгылыкны бирмиләр
Азнакайлылар елның-елында алдынгылыкны бирмиләр. Узган ел тулай җыем һәм иген уңышы буенча республика күләмендә беренче урынга чыкканнар иде. Быел да республикада иң күп булган 61 мең 700 гектардагы мәйданнан 150 мең тонна ашлык суктырып, тулай җыем буенча беренче урынга чыктылар. Иген уңышы - 24, 3 ц. Афәрин!