Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында маллар фермаларга кайтты

Ит-сөт җитештерү агропредприятиеләрдә көндәлек керем чыганагы булып тора. Терлекләрнең баш санын саклап калып, тиешле күләмдә сыйфатлы сөт савып алган хуҗалыклар бүгенге көндә сөт сатып, үзләренең матди хәлен яхшырта ала. Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы затлар, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары, ясалма орлыкландыру технологлары катнашында...

Ит-сөт җитештерү агропредприятиеләрдә көндәлек керем чыганагы булып тора. Терлекләрнең баш санын саклап калып, тиешле күләмдә сыйфатлы сөт савып алган хуҗалыклар бүгенге көндә сөт сатып, үзләренең матди хәлен яхшырта ала.

Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы затлар, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары, ясалма орлыкландыру технологлары катнашында терлекчелек буенча семинарлар оештыру районыбызда матур традициягә керде. Анда сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшүләр бара. Шундый семинарларның берсе - узган атнада "Марс" ҖЧҖ базасында үтте.


Биредә малкайларга булган җылы караш һәркайда чагылыш таба. Биналар чистартылган, заманча ремонтланган. Улакларда хуш исле, бар шартын китереп салынган сенаж. Акбур, тоз, күмер кебек минераль кушылмалар да һәрчак малларның алдында тора. Хуҗалык алдынгы технологияләрне дә беренчеләрдән булып үзләштерә. Җиңсәләргә тутырылган бөртек катнашмасын семинардагылар кызыксынып күзәтте. "Союз-Агро" ҖЧҖннән кала, бу яңалыкны марслылар беренчеләрдән булып кулланалар әле. Димәк, терлек рационын баетуда ел дәвамында җитәрлек витаминлы азык бар дигән сүз. Бозауларга сөт таратып йөрүче "Сөт таксие" хезмәткәрләрнең эшен җиңеләйтеп кенә калмый, һәр бозау алдына тигез күләмдә, чиста һәм җылы сөт сала. Тиешле температурада үзе җылыта, үзе бүлә һәм үзе ташый да. "Марс"лылар хуҗалык милкен саклауга җитди карый. Фермаларга видеокамералар урнаштырылган. Рационализаторлык сәләтләре дә бар үзләрендә. Вентиляция белән бергә, фермаларга көн яктысы керә торган җайланмалар да ясап куйганнар. Электр энергиясенә менә дигән экономия. Монда хезмәт кешесенә дә тиешле игътибар бирелә, эш шартлары тудырыла. Терлекчеләр йорты җылы, чиста. Фермаларда туган авылларында эшкә калган яшь кадрларны күреп, күңел сөенә. Хезмәт кешесенә тиешле игътибар бирелеп, хезмәт шартлары тудырылмаса, яшьләр фермага килмәс иде.


Бердәмлектә - көч, диләр. Марслылар бердәм булып, бергә эшли. Бу - синең эшең дип эш бүлешеп тору юк. Урып-җыю эшләре тәмамлануга, хәтта агрономнарын да фермага беркетеп куйганнар. Фидакарь хезмәтнең нәтиҗәсе дә яхшы. "Марс" терлекчеләре көнгә 8 мең кг сөт савып алалар. Бу бер сыерга 14,2 кг дигән сүз.


Районыбыз терлекчеләре сөт савып алу буенча республикада алдынгылар рәтендә. Әмма бу безне тынычландырырга тиеш түгел. "Тукай", "Марс", "Кәримов Ф.Р.", "Мөстәкыймов ис." алдынгы хуҗалыклар белән беррәттән, бу мөһим тармакка бармак аша гына караучы "АГРО - ТНГС-И", "Туйкә", "АФ" "Азнакай" ҖЧҖләр кебек артта сөйрәлүчеләре дә бар. Соңгы көннәрдә район буенча сөт җитештерү кимегән. Сәбәбе нидә? Булган кимчелекләрне ничек хәл итәргә?


Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановның чыгышыкискен тәнкыйть белән сугарылган иде. Ул күп кенә хуҗалыкларда көнлек рацион булмау, хуҗалык белгечләре һәм җитәкчеләренең гадәти генә нәрсәләрне дә белмәве, терлекчеләргә тиешле хезмәт хакы түләү турында һәм башка проблемалар хакында ачынып сөйләде һәм бу кимчелекләрне бетерү буенча мөһим чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында маллар фермаларга кайтты