23 июль 2014 яңалыклары
-
Азнакайда “Маяк” газетасына вакытыннан алда язылу башланды
Хөрмәтле укучыларыбыз! 1 июльдән 2015 елның беренче яртыеллыгына 2014 елның икенче яртыеллыгы бәяләре белән "Маяк" район газетасына вакытыннан алда язылу башланды. "Маяк"ка язылуны соңга калдырмагыз, күңелегез дә тыныч булыр!
-
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов Азнакай халкын кабул итә
25 июль көнне 17.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов халыкны кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны аша язылырга мөмкин.
-
Азнакайда йорт-җирләрне документлаштыру – мәҗбүри таләп
Гражданнарның төзелеш объектларына хокукларын теркәүдән читләшү, шулай ук чынлыкта төзелеп беткән шәхси торак йортларны файдалануга кертүне белә торып сузу очраклары шактый еш очрый. Мондый битарафлык һәм җавапсызлык нәрсәгә китерә? Узган атнада күчемсез милекләрен үзвакытында рәсмиләштермәүчеләр катнашында үткән киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды? Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар...
-
Республика комиссиясе Азнакай игенчеләренең уракка әзерлеген югары бәяләде
Урып-җыю эшләренең сыйфаты иң беренче чиратта комбайннарның хәзерлеге һәм комбайнчыларның һөнәри осталыгына бәйле. Барлык инженер-техник белгечләр белән бергәләп, хуҗалыкларда комбайннарны карап чыгу уңай нәтиҗәләрен бирә, төгәлсезлекләр ачыкланып, төзекләндерергә вакыт кала. Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән берлектә урып-җыю техникасын кабул итү уздырылды. Комиссия әгъзалары "Марс", "Союз-Агро", "Таллы Бүләк",...
-
Азнакайда боҗра чишелеше булачак
Узган атнада "Рус Акташы-Азнакай" - "Әлмәт-Азнакай" автомобиль юллары кисешкән урында боҗра чишелеше төзелүгә старт бирелде. - Боҗра чишелеше хакында без күптән хыялланган идек. Бу урында, кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтләре бихисап булды, аяныч тәмамланганнары да бар. Биредәге төзелеш эшләре халык иминлеге өчен башкарыла, - дип белдерде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Шунысын...
-
Азнакайда тулай торакларда яшәүчеләрнең зур әҗәтләре җыелу сәбәбен ачыкладылар
Нәсимә Фазлыева Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар һәрвакыттагыча кискен проблемаларның берсе булып кала Торак-коммуналь хуҗа-лыгы Департаменты мәгълүматлары буенча Азнакай муниципаль районында халыкның коммуналь түләүләр буенча 65 млн сум бурычы җыелган. Коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыралар. Нәкъ шул сәбәпле, намус белән түләүчеләргә үзвакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр...
-
Азнакай районында тагын өч янгын очрагы теркәлгән
Узган атна азагында Азнакай районында өч янгын очрагы теркәлгән. 18 июль төнендә Чалпы авылында кулланышта булмаган бина янган, 19 июльдә Актүбә бистәсендә гаражга, 20 июльдә Түйкә авылында сарайга ут капкан. Тревога буенча 87нче һәм 24нче янгын частьлары, Чалпы авылы һәм Актүбә бистәсенең аерым постлары килгән. Янгын урыннарында тикшерүчеләр эшли. "Җәен...