21 апрель 2022 яңалыклары
-
Азнакайда "Ислам яктылыгы" күргәзмәсе ачылды
Ап-ак болытларга терәлеп торган мәһабәт манаралар, хәтфә яшел үләннәр һәм шамаилләрнең алар белән сихри бәйләнешләре - боларның барысын да Азнакай туган якны өйрәнү музеенда ачылган «Ислам яктылыгы» рәсем күргәзмәсендә күрергә мөмкин.
-
“Иң яхшы почтальон” бәйгесенең беренче этап нәтиҗәләре
“Маяк” газетасы редакциясе хат ташучылар һәм элемтә бүлекләре арасында 2022 елның икенче яртыеллыгына “Маяк” газетасына язылу буенча иң алдынгыларны билгеләп үтте.
-
Азнакайлылар язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашты
Үзәк район китапханәсендә ТРның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгьзасы, Мәхмүд Кашгарый исемендәге халыкара, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр иясе, язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән күркәм очрашу булып узды.
-
Азнакайның ”Милләт җәүһәре” бәйгесендә тугыз кыз катнаша
Азнакай мәдәният идарәсе ”Милләт җәүһәре” дигән матурлык һәм талант бәйгесе үткәрә.
-
Якты Күл авылында Монкун бәйрәмен онытмыйлар
Азнакай районындагы бердәнбер чуваш авылы – Якты Күлдә борынгы традицияләрне саклап яшиләр. Бу көннәрдә анда Монкун бәйрәме узган. Әлеге бәйрәм хакында Ухтияр Илюхинның балачак истәлекләрен тәкъдим итәбез.
-
Азнакайның территораль иҗтимагый үзидарәләре хәрби-патриотик чара уздырды
Азнакай шәһәренең 9 һәм 11 нче территораль иҗтимагый үзидарә рәисләре бер төркем ветераннар катнашында 9 нчы урта мәктәптә хәрби-патриотик чара уздырдылар.
-
Азнакайның Мәдәни үзәгендә «Фолк-дәрес» узды
Азнакайда Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган татар һәм башкорт халык гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча «Фолк-дәрес» уздырдылар.
-
Әгъзәм Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне белән котлады
Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары, депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар!
-
21 апрель – Җирле үзидарә көне
Хөрмәтле коллегалар! Сезне җирле үзидарә органнары көне белән тәбрик итәм!