Азнакайның Мәдәни үзәгендә «Фолк-дәрес» узды
Азнакайда Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган татар һәм башкорт халык гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча «Фолк-дәрес» уздырдылар.
Укучыларга татар һәм башкорт мәдәнияте турында сөйләп, татар һәм башкорт халкының фольклор иҗаты, көнкүреше, милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
Катнашучыларга татар һәм башкорт милли уен коралларында мастер-класс күрсәтелде. Алар аны зур кызыксыну белән карады һәм үзләре дә уен коралларында уйнап карадылар. «Фолк-дәрес» кызыклы әңгәмә белән үрелеп барды, аның барышында балалар ике тугандаш халыкларның мәдәнияте турында кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев