Якты Күл авылында Монкун бәйрәмен онытмыйлар
Азнакай районындагы бердәнбер чуваш авылы – Якты Күлдә борынгы традицияләрне саклап яшиләр. Бу көннәрдә анда Монкун бәйрәме узган. Әлеге бәйрәм хакында Ухтияр Илюхинның балачак истәлекләрен тәкъдим итәбез.
Монкун – якты бәйрәм.
Борыңгы чуваш календаре буенча басуда чәчү эшләре башланганчы чувашларның Монкун бәйрәме зур итеп үткәрелгән. Ул чәршәмбе көнне башланган да, атна буе барган. Бу бәйрәмдә һәр кеше үз туганы, ыруы белән бер-берсенә ашка йөргәннәр. Аны “калым рәте” диләр.
Алдагы көннәрне хатын-кызлар өй бүрәнәләрен эчке яктан кырып юалар, тәрәзәләрне, көзгеләрне, картиналарны чигелгән сөлгеләр белән бизиләр. Ә ир-атлар ишек алдын җыештыралар. Иртәгә күп кунаклар киләсе. Биш Илюхин һәм ике Байтимиров гаиләсе бер “калым”, алар кояш әйләнү уңаеннан чиратлап, бер-берсенә ашка йөриләр.
Бәйрәмне балалардан башлыйлар. Иң олы улны иртүк ишек тупсасына утыртып, кулына буялган йомырка бирәләр, белгән догаларын укыйлар.
– Өстәге Аллабыз! Безнең кырларда яңгырлар явып иген уңсын! Абзарларда мал үрчесен! Өйләрне ут-күздән сакла! Җил-давылдан сакла! Безгә исәнлек-саулык бир!
Шау-гөр килеп ишектән башта кыюсыз гына күрше балалары, аннан бар авыл малай-кызлары керәләр. Хуҗа хатын аларга кичә үк әзерләп куйган төсле йомыркалар тарата. Балалар рәхмәтен әйтеп, күчтәнәчләрне матур итеп тегелгән, бизәлгән янчыкларына салалар. Соңгарак калган йокы чүлмәкләренә йомырка бетә, аларга кәнфит тия.
Быел калымның беренче хуҗасы безнең өйдә. Әти иртән үз калымындагы өйләргә кереп, сәгатен әйтеп, кунакка дәшеп чыга. Һәр хуҗа кунак чакыручыга сыра салып бирә. Һәр өйдә дә сыраны татып карасаң, соңгы өйгә барып җитә алмау куркынычы туа.
Әйткән вакытка бу елның төп өенә балалардан башка йөри ала торган бар кеше дә җыела. Өстәл артына утырышкач, авыз эченнән генә һәрберсе үзе белгәннәрен укып теләкләрен әйтә.
Беренче өйдә өстәлгә токмач ашы, аннары бәлеш бирелә. Хәзерге вакытта башка халыклар кебек итле, яшелчәле ашамлыклар, салат һәм башка тәм-томнар белән сыйлыйлар. Әлбәттә, эчемлекләрсез булмый. Кунаклар арасында гармунчы да булса, бәйрәм бик күңелле үтә. Милли җырлар, керәшен, татар көйләрен матур башкаралар авылдашлар. Ә биюсез бер чуваш бәйрәме дә булмый.
– Рәхмәт бу өйгә, киттек Иван-бай янына!
Урамга чыккач, безнең калым ирләре икенче калым адәмнәре белән очрашмаска тырыша, чөнки шаяртып кына төрткәләшү булырга мөмкин. Ә урамда бию дәвам итә, ярата чуваш халкы биергә! Калым, җырлый-җырлый, Иван өенә керә. Бу өстәлдә һәм алдагы йортларда җиңелчә генә аш әзерләнә. Пешкән түгәрәк бәрәңге белән тозлаган кәбестә-кыяр да булырга мөмкин. Кунаклар сөйләшеп утыралар. Өйдән кунаклар киткәч, “патша өстәле” балаларга кала.
Кичен яшьләр әрәмәгә, таган янына җыела, кичке уеннар башлана. Бииләр, җырлыйлар, таганда атыналар. Учак ягып, тәгәрәткән бәрәңге пешерәләр.
Монкунның икенче көнендә үлгәннәрне искә алалар. Кичәге “калым рәтенең” бары тик иң якын туганнары бу көнне дә өйдән-өйгә йөриләр. Бу юлы беренче аш зираттан иң ерак йорттан башлана һәм зиаратка таба күчә. Өстәл уртасына куелган кечкенә табакка һәр кеше үзе авыз иткәнче кечкенә тәбикмәк кисәге өзеп сала һәм эчемлек тамыза.
Шушы мәҗлестә генә башкарыла торган моңлы көйләр җырлыйлар. Бу көнне биимиләр. Ашка рәхмәт әйтеп кузгалгач, урамга чыгалар һәм капка баганысы кырына табакка җыелган корбан ашамлык кисәкләрен бөртекләп, җир-анага дога укып тапшыралар, бу ризыклар үлгән туганнарга барып җитә дип ышаналар.
Әнә шундый матур, туганнарны, авылдашларны берләштерә торган йолабыз бар иде.
Ухтияр Илюхин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев