Азнакайда “Безнең ишек алды” проекты буенча фикер алышулар дәвам итә (ФОТО)
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзалары, халыкның мөрәҗәгатьтләрен игътибарга алып, ишек алды территорияләрен яңарту буенча “Безнең ишек алды” дигән яңа программа эшләү инициативасы белән чыктылар.