30 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Һава торышы
Синоптиклар фаразлавына караганда, 31 гыйнвар көнне, Азнакайда түбәндәге һава торышы көтелә. Явым-төшемсез, төнлә һәм иртән урыны белән томан, һава температурасы көндез -15, төнлә -21 градус, җил - көнбатыш яктан секундына 3 м тизлектә, атмосфера басымы терекөмеш баганасының 750 мм тәшкил итәчәк, һава дымлылыгы 62-79 процент. Источник: https://www.gismeteo.ru/weather-aznakayevo-4559/2-weeks/
-
Азнакайда Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырыла
4 февраль көнне Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырылачак. Анда республиканың барлык-район шәһәрләреннән ир-атлар үз осталыкларын күрсәтәчәк. Яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә. - Бәйгенең максаты - Коръәнне дөрес итеп укуга, аны өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү, динебезгә...
-
Азнакайда Кар көне үтте
Яшьләр үзәге укучылар белән Кар көне үткәрде. Шәһәребезнең 7 мәктәбеннән җыелган балалар кар атышып, кызыклы уеннарда, бәйгеләрдә катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты.
-
Азнакай 9 нчы урта мәктәбендә укучыларны китапка җәлеп итү юлларын эзлиләр
Бүгенге компьютер техникасы заманында балаларны матур әдәбият әсәрләрен укуга ничек җәлеп итәргә? Рухи кыйммәтләребез орлыкларын алар күңеленә ничек иңдерергә? Бу җәһәттән укытучыларга китап укытуның төрле юлларын эзләргә туры килә. Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәпнең 7 нче Б сыйныфы укучылары әти-әниләре белән берлектә язучы Гомәр Бәшировнең "Бибек нигә елый?" әсәре буенча...
-
Прокуратура хәбәр итә
Кеше сәламәтлегенә зыян салган азнакайлы чыгымнарны түләргә тиеш Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан 25 яшьлек Л.га карата җинаять эше тикшерелде. Ул аек булмаган хәлдә бәхәскә кереп, зыян күрүчегә авыр тән җәрәхәтләре ясаган. Нәтиҗәдә, хатын-кызның сәламәтлегенә авыр зыян килгән. Соңыннан, зыян күрүчегә Азнакай үзәк сырхауханәсендә медицина ярдәме күрсәтелә. Дәвалау чыгымнары 30 мең...
-
Азнакай районы Чубар Абдул мәктәбе укучылары кошларны сыйлый
Үзенең ак таулары, шома шугалаклары белән туган ягыбызда кыш хәкимлек итә. Шушы зәмһәрир суыкларда Табигать-Анабызны ярдәмчесез калдыру безнең тарафтан мәрхәмәтсезлек булыр иде. Мондый көннәрдә кошларга азык табуы аеруча авыр. Бераз гына аларга ярдәм итү максатыннан Чубар-Абдул урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары төрле материаллардан җимлекләр ясап куйдылар. Аларны агачка элеп, җим...
-
Азнакай мәдәният хезмәткәрләре хисап тотты
Районыбыз предприятие-оешмаларында хисап җыелышлары бара. Мәдәният идарәсе дә 2016 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Җыелышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның урынбасары Дамир Гыйләҗев, барлык мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Районда бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Айдар Шәмсетдинов тырыш хезмәтләре өчен...
-
Азнакайлыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итте.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиевка азнакайлылар үзләрен борчыган сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Бу юлы алар нигездә сәламәтлек саклау учреждениеләренә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле булды. Депутат мөрәҗәгатьләрнең чишелешен контрольгә алып, җаваплы оешмаларга аларны хәл итүне йөкләде.