Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай 9 нчы урта мәктәбендә укучыларны китапка җәлеп итү юлларын эзлиләр

Бүгенге компьютер техникасы заманында балаларны матур әдәбият әсәрләрен укуга ничек җәлеп итәргә? Рухи кыйммәтләребез орлыкларын алар күңеленә ничек иңдерергә? Бу җәһәттән укытучыларга китап укытуның төрле юлларын эзләргә туры килә. Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәпнең 7 нче Б сыйныфы укучылары әти-әниләре белән берлектә язучы Гомәр Бәшировнең "Бибек нигә елый?" әсәре буенча...

Бүгенге компьютер техникасы заманында балаларны матур әдәбият әсәрләрен укуга ничек җәлеп итәргә? Рухи кыйммәтләребез орлыкларын алар күңеленә ничек иңдерергә? Бу җәһәттән укытучыларга китап укытуның төрле юлларын эзләргә туры килә.

Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәпнең 7 нче Б сыйныфы укучылары әти-әниләре белән берлектә язучы Гомәр Бәшировнең "Бибек нигә елый?" әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрделәр. Алдан тәкъдим ителгән әсәрне алар бергәләшеп өйдә укыдылар. Үсмерләрнең өлкәннәргә, хайваннарга, табигатькә мөнәсәбәте мәсьәләләрен яктырткан бу әсәргә тирән анализ ясадылар, үзара фикер алыштылар. Ике дәрес барган китап укучылар конференциясендә һәммәсе үзенә рухи байлык туплады.

- Алга таба балаларны китапка тагын да ныграк җәлеп итүдә мондый алымнарның файдасы тими калмас, - дигән фикердә калдылар әти-әниләр.

Флера Хәйретдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев