Азнакай районы Чубар Абдул мәктәбе укучылары кошларны сыйлый
Үзенең ак таулары, шома шугалаклары белән туган ягыбызда кыш хәкимлек итә. Шушы зәмһәрир суыкларда Табигать-Анабызны ярдәмчесез калдыру безнең тарафтан мәрхәмәтсезлек булыр иде. Мондый көннәрдә кошларга азык табуы аеруча авыр. Бераз гына аларга ярдәм итү максатыннан Чубар-Абдул урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары төрле материаллардан җимлекләр ясап куйдылар. Аларны агачка элеп, җим...
Үзенең ак таулары, шома шугалаклары белән туган ягыбызда кыш хәкимлек итә. Шушы зәмһәрир суыкларда Табигать-Анабызны ярдәмчесез калдыру безнең тарафтан мәрхәмәтсезлек булыр иде. Мондый көннәрдә кошларга азык табуы аеруча авыр. Бераз гына аларга ярдәм итү максатыннан Чубар-Абдул урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары төрле материаллардан җимлекләр ясап куйдылар. Аларны агачка элеп, җим салдык, күзәтеп торабыз: кошлар киләме, җимнәре бармы? Күрәбез, кошлар безнең җимлекләрне үз иттеләр. Бу эшеләре белән балалар табигатькә азмы-күпме өлеш керткәннәрен тоялар.
Фәсимә Гыймаева, сыйныф җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев