Азнакайда Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырыла
4 февраль көнне Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырылачак. Анда республиканың барлык-район шәһәрләреннән ир-атлар үз осталыкларын күрсәтәчәк. Яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә. - Бәйгенең максаты - Коръәнне дөрес итеп укуга, аны өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү, динебезгә...
4 февраль көнне Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырылачак. Анда республиканың барлык-район шәһәрләреннән ир-атлар үз осталыкларын күрсәтәчәк. Яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә.
- Бәйгенең максаты - Коръәнне дөрес итеп укуга, аны өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү, динебезгә мәхәббәт тәрбияләү, - ди Азнакай шәһәре мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин.
Республика бәйгесендә Коръәннең соңгы өч өлешен яттан уку буенча көч сынашачаклар.
Конкурсның шартлары буенча, җиңүчеләрне зур бүләкләр көтә. Мәсәлән, 1 нче урынны яулаучы Шакировлар гаиләсе исеменнән олуг хаҗга юлламага ия булачак. 2 нче урынны яулаучы исә гомрә хаҗы белән бүләкләнәчәк. Ә инде 3 нче урынга лаек булучыга ноутбук тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев