Азнакаево
  • Рус Тат
  • 30 декабрь 2016 яңалыклары

    • 30 декабрь 2016 - 19:37
      2017 елга йолдызнамә
      Әтәч елына аяк басарга санаулы көннәр генә калып килә. Ел ахырында һәркем үзенчә узып барган елга йомгак ясый, киләсе елга яңа максатлар корадыр. Йолдызнамә безнең теләкләргә теләктәш микән соң? Кучкар. 2017 ел Кучкар өчен тоташ сюрпризлардан тора. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Уңышны койрыгыннан тотып калу өчен күп эшләргә туры киләчәк....
      501
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 16:16
      «ИнтехБанк» клиентларына иминият түләүләре 12 гыйнвардан башлана
      «ИнтехБанк» клиентларына иминият түләүләре 12 гыйнвардан башлана Иминият түләүләре агенты өч агент банк сайлады: «Саклык банкы», ВТБ 24, «Ак Барс» банкы. (Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «ИнтехБанк» кертемчеләренә иминият түләүләре 2017елның 12 гыйнвареннан башлана. Бу хакта «Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык» дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты хәбәр итә. Акчаларны өч агент...
      338
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 16:07
      Азнакайда мини-футбол буенча ярышлар узды
      Азнакайда мәгариф учреждениеләре арасында мини-футбол буенча зона ярышлары узды. Анда тугыз районнан 9 егетләр һәм 6 кызлар командасы катнашты. Безнең район данын Азнакай 3 нче урта мәктәбе командасы яклады. Егетләр өченче урынга лаек булдылар.
      562
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 12:56
      Татфондбанкка акча салганнарның 86,2 меңе иминият акчасын алган
      Банк-агентлар аша барлыгы 33,5 млрд сум акча түләнгән. (Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). "Татфондбанк"ка акча салучыларның 6,2 меңенә иминият акчалары беренче 4 көн эчендә түләнде. Барлыгы 33,5 млрд сум акча бирелде, бу "Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык" дәүләт корпорациясе иминият җаваплылыгының 62 проценты дигән сүз. Әлеге корпорациянең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр...
      367
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 11:46
      Азнакай Пенсия фонды идарәсендә бәйрәмгә иҗади якын килделәр
      Яңа ел бәйрәме алдыннан Пенсия фонды идарәсендә беренче тапкыр "Кышкы әкият безнең йөрәкләрдә" дигән иҗади бәйге узды. Коллектив чын-чынлап бәйрәм мохитенә чумды. Һәр бүлек Яңа ел бизәлешенә үзенчәлекле якын килеп, могҗизалар тудырды. Җиңүчеләр комиссиянең тавыш бирү юлы белән билгеләнделәр. Коллектив "Көз гүзәле" бәйгесе белән бер шаккаттырган иде инде, бу юлы...
      385
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 11:29
      Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ
      Кадерле татарстанлылар! Һәр кеше өчен Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аны игелек һәм җылылык атмосферасы урый, бәйрәм өметләр һәм ышанычлар белән бәйле. Бу вакытта без нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корабыз. 2016 нчы ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика илнең динамик үсеш алган төбәкләренең берсе булып калды, социаль бурычлар үтәлеп килә. Барлык...
      386
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 11:15
      Яңа ел белән! ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНДАШЛАР!
      Өйләребезгә яратып, көтеп алган Яңа ел бәйрәме керә. Гадәттәгечә, без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз. Районыбыз халкы үзенең тырыш хезмәте, бердәмлеге нәтиҗәсендә барлык планлаштырган бурычларны үтәп чыкты. 2016 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында районыбызның - 85, Актүбә бистәсе төзелү һәм «Азнакайнефть»...
      537
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 10:55
      Азнакайның яшь туристлары республика беренчелегендә көчләрен сынадылар
      Казанда узган спорт туризмы буенча республика беренчелегендә 350 дән артык кеше катнашты. Азнакай районы данын 3 яшь категориясендә 4 команда яклады.
      480
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 09:54
      Чаңгы ярышында Азнакай педагоглары командасы җиңде
      Чаңгы базасында предприяе-оешмалар арасында чаңгы ярышлары узды. Мәгариф идарәсенең Альберт Рахманов (гимназия), Дамир Төхбәтуллин (Урсай мәктәбе), Илшат Нәгыймуллин, Сергей Соколов (Актүбә 1 нче мәктәбе), Рәзил Кашапов (Азнакай 1 нче мәктәбе), Гөлнара Хафаева (6 нчы мәктәп), Гүзәл Гарипова, Лилия Ягфарова (Тымытык мәктәбе) составындагы командасы беренчелекне яулады.
      526
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 06:48
      Бәйрәм көннәрендә Азнакай почтасы ничек эшли?
      1, 2 гыйнварда барлык почта бүлекчәләре дә ял итә. 3, 4, 5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә шәһәрдә урнашкан элемтә бүлекчәләре билгеләнгән график буенча эшли. Авыллардагы почта бүлекләре 4 һәм 6 гыйнварда эшләячәк. 6 гыйнварда эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Пенсияләр гадәттәге тәртиптә түләнәчәк.
      392
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 06:04
      Актүбә бистәсе башлыгы 1 нче балалар бакчасына уенчыклар бүләк итте. ФОТОРЕПОРТАЖ
      Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева 1 нче "Огонек" балалар бакчасы коллективын Яңа ел белән тәбрикләде. Аларга эшләрендә уңышлар һәм барлык уй-хыялларының тормышка ашуын теләде. Ә балаларга үзе һәм 8 нче округ депутаты Роман Гомәров исеменнән уенчыклар бүләк итте. Резеда Шәрипова
      450
      0
      0
    • 30 декабрь 2016 - 05:00
      Азнакай авыл яшьләре игътибарына! «Яшь фермер» проекты старт алды
      «Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлады. 29.12.2016 «Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Уенда катнашу өчен 2017 елның 31 гыйнварына кадәр Lenar.Shagivaliev@kazgau.com электрон адрес буенча гариза һәм нигезләмәдә күрсәтелгән материалларны җибәрергә кирәк. «Яшь фермер» проекты бишенче мәртәбә гамәлгә ашырыла....
      544
      0
      0
    Реклама