24 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакайда балалар коляскалары парады узачак
Мәдәният идарәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә 30 июльдә 11.00 сәгатьтә Татарстан мәйдананда балалар коляскалары парады үткәререгә ниятли. Конкурсның номинацияләре дә үзенчәлекле: "Кабатланмас коляска", "Спорт төрендәге коляска", "Мин үзем генә түгел", "Гаилә экипажы". Шәһәрдәшләрегезне иҗади осталыгыгыз белән туйганчы сокландыра аласыз. Әлбәттә, әлеге чарада сабыегызның иң төп герой икәнен дә онытмагыз. Парадта...
-
Азнакайлыларны «су бәрелеше» көтә
Җәен шәһәребездә бик күп кызыклы чаралар уза. Әле күптән түгел генә, Яшьләр көнендә, азнакайлалар төсле буяуларга буялып, күңел ачканнар иде. 31 июльдә «Шифа» үзәге янында «Су бәрелеше» уены үтәчәк. Ул төрле конкурсларга, призларга бай булыр дип көтелә. Үзегез белән шешәдә су, сиптергечләр һәм корытынырга сөлгеләр алырга онытмагыз. Фото http://www.forsmi.ru/announce/83368/
-
Азнакайның Яңа Юлына таба юл яктырачак
Тиздән шәһәрдән Әгерҗе чатына кадәр арада юл төннәрен яп-якты булачак. Монтажчылар Әлмәт-Азнакай юлында урам яктырткычлары урнаштыра башладылар.
-
Азнакай бакчачыларына файдалы киңәшләр
Күкәй кабыгы кәбестә кортын куркыта. Кәбестә авырулары һәм корткычларына каршы көрәшү өчен күкәй кабыгы ватылмаган булырга тиеш, ягъни аның эчендәгесен тишек ярдәмендә генә агызып алырга кирәк. Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерәсез. Ә менә тузганак бакча культураларын тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагы белән сабагын...
-
Азнакай районы Октябрь Бүләк авылының 90 еллык юбилее гөрләп узды
Өздереп кошлар сайраган, гөл-чәчәкле ямьле җәй айларында районыбызда табигать кочагында Сабан туйлары, авыл, урам бәйрәмнәре, халык белән очрашу... кебек чаралар бер-берсен алыштырып кына тора. Октябрь Бүләк авылының 90 еллык юбилеена багышланган кече авыл бәйрәме дә гөрләп узды. Авыл халкын һәм килгән кунакларны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Ул...
-
Су буенда машина юган өчен бер азнакайлыны штрафка тартканнар
Урамда җәй хакимлек итә. Мондый кояшлы, матур көннәрдә ничек өйдә түзеп ятмак кирәк?! Су коену, табигать кочагында ял итүләр... Әмма ял иткәндә күпчелек очракта хокук бозулар турында онытып та җибәрәбез шул. Сусаклагыч зоналарда, сулыкларда тәртип бозуларны ачыклау максатында республикада, шул исәптән безнең районда, "Авто-СТОП" операциясе старт алды. Узган атнада гына...
-
Азнакай бакчасы: татлы борычтан кышка салат
Җәй. Бакчада яшелчәләр, җиләк-җимеш өлгерә. Күп хуҗабикәләр кышкы табынга җәй сый-нигъмәте хәстәрләү мәшәкате белән мәшгуль бүген. Без дә күңелле мәшәкатьләргә өстәп бер шәп рецепт әзерләдек. Татлы борычтан бик тәмле салат әзерлибез. Кышын берничә кашык салатны борщка кушып җибәрсәң дә бер дигән була. Ингердиентлар: 1,5 кг татлы борыч 1,5 кг кишер...
-
Азнакай яшүсмеренең скутерда бер йөрүе 30 мең сумга төшкән
Җилләр белән узышуы рәхәт Рамилгә. Менә ул бәхет кайда! Бүген аңа өр-яңа скутер алып бирделәр! Илнарда бар, Камилдә бар, ул гына мескен кебек иде. Болай булгач, аңа хәзер иптәшләре тиң итеп карыйлар да карыйлар инде. Күрше кызы Алинә дә борын чөермәс, "Бер генә утыртып йөр әле!" - дип ялынмый калмас....
-
Азнакайлыларга керне чиста итеп юу серләрен ачтылар
Моныӊ өчен бары алюминий фольганы шар формасында куллар белән формалаштырассыӊ да, керләр белән бергә машинага саласыӊ. Хикмәте шунда, безнеӊ күп кенә керләребез юган вакытта үзенә статистик ток җыя. Нәкъ менә флоьгадан ясалган шар бу электр тогын бетерә һәм кер юу вакытында куллана торган порошокларныӊ тәэсир итү көче зуррак була. Бу...
-
Азнакайлыларны чүлмәк сайларга өйрәттеләр
Гөлнең тиешенчә үсүе, сәламәтлеге иң беренче чиратта чүлмәкне дөрес сайлаудан тора. Нинди генә матур чүлмәк алсагыз да, 1,5-2 елдан аны алыштырырга туры киләчәк. Күчерү өчен бер үлчәмгә зуррак чүлмәк алырга кирәк. Кайчакта чүлмәкләрне саннар белән тамгалыйлар, ул очракта бик җайлы. Тамгаланмаган очракта, яңа чүлмәккә искесе матрёшка кебек кереп утырырга тиеш....