23 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакай хуҗабикәләренә файдалы киңәшләр
Хуҗабикәләр кәтлит әзерләгәндә күпме тоз салырга, дип аптырый. Пешекчеләр 1 килограмм фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә. Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була. Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк...
-
Азнакай районы Туйкә авылында шәхси гараж янды
ер атна элек кенә Мәсгут авылы шәхси йорт ихатасында янгын чыккан иде. Инде менә Туйкә авылында шундый бәла булуы турында хәбәр алынды. Янгын шәхси ихата төзелешләрендә чыккан һәм гаражга шактый зыян салган. Утның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Эссе, коры, җилле һава торышы янгын өчен уңай шартлар тудыра. Районның янгын күзәтчелеге...
-
Тымытык күпере ремонтка ябыла
Татарстан Республикасын Башкортстан белән тоташтыручы Ык елгасы аша салынган күпердә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, ул 21 июльдән 1 августка кадәр транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.
-
Азнакай халкын ялкаулыкны җиңәргә өйрәттеләр
Соңгы вакытта газетабыз битләрендә һәм башка төр матбугатта яшь кенә кешеләрнең кинәт вафат булу очраклары, вакытсыз үлемгә китергән йөрәк-кан тамырлары, онкология чирләре, бөтен организмны какшата торган шикәр чиренең яшәрүе турында хәбәрләр еш басыла. Ә бит кешене чиргә сабыштырган сәбәпләр бик җитди һәм кайберләре хәтта котылгысыз. Әйтик, экологик фактор. Көнкүрештә уңайлык...
-
Азнакайда алты кешене елан чаккан
Быел еланнар аеруча активлашкан. Республика күләмендә елан чагу очраклары өч дистәдән артып киткән. Безнең районда май аеннан башлап алты кеше елан чагу нәтиҗәсендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аларның барысы да исән-сау. Табиблар табигать кочагында ял иткәндә, җиләк-җимеш җыйганда, дачаларда, су коенганда сак булырга киңәш итә.
-
Татарстанда тәрәзәдән егылып төшү нәтиҗәсендә тагын бер бала җан биргән
(Казан, 22 июль, "Татар-информ"). Казанда Беломорская урамы буенча урнашкан тулай торакның икенче каты тәрәзәсеннән егылып төшкән 1,5 яшьлек баланың үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә. Нәни кызчык 15 нче июль көнне егылып төшә. 20 нче июль көнне баш...
-
Яңа Юлда Сабан туе бик күңелле узды
Кешегә мөмкинлек кенә тудыр, чирәм җирне дә гөлбакча ясар. Моннан чирек гасыр элек Яңа юл бистәсендә беренче казыкларын кагучылар да аның бүгенге кебек якты киләчәгенә өметләнгәннәрдер. Әле кайчан гына юлсыз, газсыз, сусыз бу җирләр, чыннан да, бүген гөлбакчаны хәтерләтә. Яңа Юл Азнакайның иң олы микрорайоны булып санала. Ул елдан-ел матурлана,...
-
Бәлеш тә "паспортлы" булды - татар этномәдәни сүзлеге
Шулай ук бавырсак, кыстыбый һәм башка ризыкларның да үз "документы" булачак (Казан, 22 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татар этномәдәниятенә караган төшенчәләр хәзер сүзлеккә тупланып бастырылачак. Аның беренче томы әзер һәм бастырылган. Бу хакта "Татар-информ" МА корреспондентына сүзлекне төзүчеләрнең берсе, КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты гомуми һәм төрки тел белеме...
-
Чалтаймаста Сабантуй бизәкләре белән үрелеп, янә бер олы бәйрәм узды
Зур авылмы ул, кечкенәме, кешеләр көн иткән һәр җирлектә шул ук суы да, уты, газы да кирәк. Бетүгә йөз тоткан Чалтаймаста менә шуларның барсын да булдыруда янып йөргән Лена Гыймаева бүгенге көндә яңа йорт-нигезләре, урам уртасында балкып утырган мәчете, ачык йөзле халкы белән матур гына яшәп яткан авылның иҗтимагый тормышын...
-
Сәпәйлеләр “Изге” чишмә суы белән чәй эчтеләр
Чатыр тауның кыйбыла ягыннан агып чыккан "Изге" чишмәсе янында Сәпәй авыл җирлеге, ветераннар һәм мәчетнең дин әһелләре оештыруында бик матур чара узды. Очрашуны башлап җибәргәндә авыл агае, әлеге чараның инициаторы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Мирфаяз Солтанов "Изге" чишмә тарихы хакында сөйләп үтте: -Чатыр тавы безнең төбәк кешеләренең иң изге...