Татарстанда тәрәзәдән егылып төшү нәтиҗәсендә тагын бер бала җан биргән
(Казан, 22 июль, "Татар-информ"). Казанда Беломорская урамы буенча урнашкан тулай торакның икенче каты тәрәзәсеннән егылып төшкән 1,5 яшьлек баланың үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә. Нәни кызчык 15 нче июль көнне егылып төшә. 20 нче июль көнне баш...
(Казан, 22 июль, "Татар-информ"). Казанда Беломорская урамы буенча урнашкан тулай торакның икенче каты тәрәзәсеннән егылып төшкән 1,5 яшьлек баланың үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Нәни кызчык 15 нче июль көнне егылып төшә. 20 нче июль көнне баш мие тирән җәрәхәтләнгән сабый Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә җан бирә. Әлеге факт буенча Россия ТКның ТР буенча идарәсе Казан шәһәре Авиатөзелеш районы буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше ачылган.
Якынча мәгълүматларга караганда, йөклелегенең 8 нче аенда булган ана бүлмәдән чыгып киткән. Бу вакытта бала ачык тәрәзәдән уенчыклар атып уйнаган, аннан соң үзе дә бетон өслеккә килеп төшеп, башы белән бәрелә.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.
Искәртеп узабыз, 8 нче июль көнне Бөгелмә шәһәрендә дә 1 яшьлек бала 4 нче кат тәрәзәсеннән елыгып төшү нәтиҗәсендә үлгән иде.
(Гөлнар Гарифуллина әзерләде)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев