Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чалтаймаста Сабантуй бизәкләре белән үрелеп, янә бер олы бәйрәм узды

Зур авылмы ул, кечкенәме, кешеләр көн иткән һәр җирлектә шул ук суы да, уты, газы да кирәк. Бетүгә йөз тоткан Чалтаймаста менә шуларның барсын да булдыруда янып йөргән Лена Гыймаева бүгенге көндә яңа йорт-нигезләре, урам уртасында балкып утырган мәчете, ачык йөзле халкы белән матур гына яшәп яткан авылның иҗтимагый тормышын...

Зур авылмы ул, кечкенәме, кешеләр көн иткән һәр җирлектә шул ук суы да, уты, газы да кирәк. Бетүгә йөз тоткан Чалтаймаста менә шуларның барсын да булдыруда янып йөргән Лена Гыймаева бүгенге көндә яңа йорт-нигезләре, урам уртасында балкып утырган мәчете, ачык йөзле халкы белән матур гына яшәп яткан авылның иҗтимагый тормышын күңелле, мәгънәле итү өчен нинди генә чаралар уйлап тапмый да, нинди генә истәлекле очрашулар оештырмый! Шушы араларда гына үткән чираттагысы Сабантуй бизәкләре белән үрелеп, янә бер олы бәйрәмгә әверелде.

Әллә нинди зур авылларда да соңгы елларда бик уздырылмый башлаган ат чабышында гына да 17 җайдак җилдерде. Халкыбызның милли уен-йолаларына арба тартып йөгерү, утын кисү, таба эләктерү кебек яңалары да өстәлгән. Җыр-моңга ялындырып тормаган халык рәхәтләнеп күңел ачты. Кызу эш өстендә вакыт табып, бу бәйрәмдә район җитәкчелегенең дә катнашуы кечкенә сала кешеләрендә зур горурлык уяткан.

Районның "Пар канатлар" клубын җитәкләгән Лена Мөхтәр кызы җәй хозурында узган авылдашлар очрашуында гаилә кыйммәтләренә аеруча игътибар бирергә булган. Бүгенге көндә күпләргә үрнәк булып яшәгән 5 гаиләне юбилейлары белән котладылар, яңа туган 3 сабыйның әти-әнисе, якыннары да хөрмәт-игътибарга күмелде. Авылның ишле балалы, ныклы нәселле, күркәм гаиләләре турында бик күп сөйләнде, истәлекләр яңарды. Гомумән, уен-бәйгеләр, җырларның да күбесендә гаилә тематикасы чагылды.

Менә шулай итеп авыл үзе дә бүгенге көндә бер гаилә булып, шатлык-сөенечләрне дә, проблемаларны да уртак итеп, үзе кечкенә булса да, бәйрәмнәрне олылап үткәреп, күңелле генә яшәп ята.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чалтаймаста Сабантуй бизәкләре белән үрелеп, янә бер олы бәйрәм узды