Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юлда Сабан туе бик күңелле узды

Кешегә мөмкинлек кенә тудыр, чирәм җирне дә гөлбакча ясар. Моннан чирек гасыр элек Яңа юл бистәсендә беренче казыкларын кагучылар да аның бүгенге кебек якты киләчәгенә өметләнгәннәрдер. Әле кайчан гына юлсыз, газсыз, сусыз бу җирләр, чыннан да, бүген гөлбакчаны хәтерләтә. Яңа Юл Азнакайның иң олы микрорайоны булып санала. Ул елдан-ел матурлана,...

Кешегә мөмкинлек кенә тудыр, чирәм җирне дә гөлбакча ясар. Моннан чирек гасыр элек Яңа юл бистәсендә беренче казыкларын кагучылар да аның бүгенге кебек якты киләчәгенә өметләнгәннәрдер. Әле кайчан гына юлсыз, газсыз, сусыз бу җирләр, чыннан да, бүген гөлбакчаны хәтерләтә.

Яңа Юл Азнакайның иң олы микрорайоны булып санала. Ул елдан-ел матурлана, төзекләнә, зурая. Үзенең балалар бакчасы, мәчете, спорт мәйданчыклары бар. Быел Тукай белән Чалтугай урамнарын тоташтырып, турыга таш юл салынды. Чирек гасырлык юбилеена район хакмияте, депутатлар, бистә халкы ярдәмендә ял паркы да булдырылды. Биредә менә икенче елын Сабан туе узды.

Бәйрәм белән котлап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин изге теләкләрен юллады.

- Эшлисе эшләребез әле бик күп. Бистәдә яңа урамнар калкып чыга, аларга ут, су, юл кирәк. Республика программасы нигезендә калган урамнарга, тыкрыкларга таш юл түшәү дәвам итәчәк. Быел язын төп юл нык таушалган иде, республика ярдәме белән аңа асфальт салыначак. Алга таба да шулай матур итеп эшләргә һәм яшәргә язсын, - диде ул күңелләргә өмет чаткылары салып.

Сабан туе үзешчәннәребезнең җыр-моңнарына, уен-бәйгеләргә генә түгел, бүләкләргә дә бай булды. Быел "Иң матур урам" исеменә Нократ урамы ия булды. Ә иң матур ишек алды дип Фәйрүзә һәм Әдип Шакирҗановларныкы табылды.

- Үзебез яши торган Гөлбакча урамының исеме җисеменә туры килсен дип тырышам. Чәчәкләр яратам, ишек алдындагы һәрберсен тышкы якка да чыгарып утыртам. Гомүмән, бистәбезне бик чиста, матур итеп күрәсе килә, - ди Фәйрүзә ханым.

Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Сәйлүн Гомәров та нәкъ шундый уй-хыяллар белән янып йөри.

- Көзен паркта елга буена кадәр агачлар утырта алсак, бик рәхәт ял урыны булыр иде. Агач-куакларны урамнар белән, туганнар белән җыелышып утыртырга, аларга исемнәрне язып эләргә була. Аннан соң балалар өчен, ә алар бистәдә 700дән артык, спортзалмы, клубмы кирәк, - ди ул.

Өч меңнән артык халык яшәгән Яңа Юлны яшьләр микрорайоны дип атарга була. Әнә, күп балалы гаиләләр өчен бирелгән участокларда да төзелеш көн-төн кайный. Шуңа күрә аңа әле үсәргә дә үсәргә!

Резеда ШӘРИПОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Юлда Сабан туе бик күңелле узды