22 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакайның Гаилә паркы территориясенә үлән чәчтеләр
Әллә каян күзне иркәләгән, яшеллек, чәчәккә күмелгән урыннарга беребез дә битараф кына карап үтеп китә алмыйбыздыр. Шәһәребезне әнә шулай ямьле, төзек тоту һәркайсыбызның бурычы санасак иде дә бит. Азнакай районының Яшьләр идарәсе, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре менә шуны башкаларга да искәртеп, әледән-әле өмәләр үткәреп торалар. 12-19 июль көннәрендә алар Гаилә паркын...
-
Актүбә бистәсе үзенең 60 еллык юбилеена әзерләнә
Быел Актүбә бистәсе үзенең 60 еллыгын билгеләп уза. Аның үсеше турыдан-туры төбәгебездә нефть чыгару белән бәйле. Моннан алты дистә ел элек беренче кара алтын ятмалары нәкъ биредә үләштерелә башлый һәм монда илебезнең төрле почмакларыннан төрле милләт вәкилләре эшкә агыла. Әлеге истәлекле датаны Актүбә матур итеп каршыларга җыена. "Татнефть" тарафыннан бистәнең...
-
Балалар бакчасына җайлашканда кыенлыклар килеп чыкса, Азнакай әниләренә нишләргә?
Сез балалар бакчасына килдегез! Ләкин нишләптер балагызның бакча шартларына җайлашуы Сез көткәнчә җиңел генә бармый. Мондый очракларда ата-аналарга баланың бакчада үз-үзен тотышы, башка балалар белән аралашуы, уеннарда катнашуы, гади таләпләрне үти алуы белән һәрдаим кызыксынып тору мөһим. Бу Сезгә балага ярдәм итәргә, өйдә нинди юнәлештә эш алып барырга икәнен аңлар...
-
Патриарх Кирилл Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде
Рус православие чиркәве башлыгы Татарстанда мөселманнар һәм православиелеләрнең үзара аңлашып яшәвенә шат булуын белдерде (Казан, 21 июль, "Татар-информ"). Рус православие чиркәве башлыгы, патриарх Кирилл Татарстанга ике көнлек эш визитына нәтиҗә ясады."Чәчәк аткан Татарстанны - үз төбәге һәм бөек Россия иминлеге хакына мөселманнар һәм православие динендәгеләр иңгә-иң куешып яшәүче җирне күрүемә...
-
Азнакай халкын Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары кабул итәчәк
26 июль көнне район Советы бинасында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Азнакай муниципаль районы халкын кабул итү үткәрә. Фото http://minjust.tatarstan.ru/rus/foto.htm?page=1
-
Азнакайда урып-җыю эшләре тулы куәтенә старт алды
Азнакайда урып-җыю эшләре тулы куәтенә старт алды. "Азнакай" АФ", "Марс", "Тукай" хуҗалыклары ипекәйләрне җыйнап алуда аеруча зур оешканлык һәм активлык күрсәтә. Бүгенге көндә планда каралганның 4 процент мәйданында урып-җыю эшләре башкарылган. 6961 тонна ашлык суктырылган. Уңыш әйбәт: гектардан уртача 36,2 центнер чыга.
-
Азнакай футболчылары Татарстан Республикасы Беренчелегендә ярышачак
23 июль көнне Җәлил бистәсе стадионында ир-ат командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенә ярышлар узачак (2 нче лига). Уенда түбәндәге командалар катнаша: 12.30 - "Факел" (Норлат) - "Чирмешән"; 14.30 - "Барс" (Азнакай) - "Факел" (Норлат); 16.00 - "Җәлилче" - "Факел" (Норлат); 17.30 - "Барс" (Азнакай) - " Җәлилче "....
-
Азнакайга хокук мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәргә бер төркем белгечләр килә
Гади халыкның, бигрәк тә авыл кешесенең Казаннарга барып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга җае юк. Халыкка хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Дәүләт Советы Апппараты, министрлыклар һәм ведомстволар белгечләреннән торган мәгълумати-консультация төркеме төзелде. Азнакай районына әлеге төркемнең 28 июльдә килүе көтелә. Ул көнне Чубар Абдул авылында...
-
Азнакайда «Яшь патриотлар” волонтерлары катнашында флэшмоб узды
"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Яшь патриотлар" волонтерлары катнашында флэшмоб уздырдылар. Билгеле булганча, Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 мең сумлык акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә расланмаган. Казан Кремле һәм федераль университеты яңа акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Бу көннәрдә алар өчен тавыш бирү...
-
Мессенджерлардагы "татарча" стикерлар: чиратта - канатлы барс малае
Хәзерге вакытта "Телеграм" веб-сервисында да татарча стикерлар киң таралыш ала. (Казан, 21 июль, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Тиздән "Вконтакте" социаль челтәрендә канатлы барс малае рәвешендәге татарча стикерлар барлыкка килергә мөмкин. Әлеге проектны Мәскәүдә яшәп иҗат итүче милләттәшләребез Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннарның дизайн студиясе әзерли. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы вәкиленә Айдар...